Район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру йорты ябылмый
"Сарманда балалар тудыру йорты ябыла икән", - дигән сүзләр дөрескә чыкмады, ул эшләячәк. Район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Рәйханә Әхкәмованың хәбәр итүенчә, балалар тудыру йортына капиталь ремонт кергән. Анда тәрәзә, идәннәр алыштырылачак, канализация, электр хуҗалыгы, вентиляция һәм башкалар яңартылачак. Йөкле ханымнарга исә борчылырга урын юк -...
"Сарманда балалар тудыру йорты ябыла икән", - дигән сүзләр дөрескә чыкмады, ул эшләячәк. Район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Рәйханә Әхкәмованың хәбәр итүенчә, балалар тудыру йортына капиталь ремонт кергән. Анда тәрәзә, идәннәр алыштырылачак, канализация, электр хуҗалыгы, вентиляция һәм башкалар яңартылачак. Йөкле ханымнарга исә борчылырга урын юк - бәбәйләргә теләүчеләр өчен хирургия бүлегендә урын әзерләнгән.
Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев