22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Безне хәтер яшәтә
Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә элекке хезмәткәрләрен онытмыйлар,аларның хәлләрен белешәләр .Ә вафат булганнарның каберләрен карап,чистартып торалар.
-
Райондашлар,белеп торыгыз:яңа елда электрон «больничный»ларга күчәбез
2018 елда Россиядә һәр унынчы "больничный" электрон булырга мөмкин. Документ Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, диелгән белешмәдә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Россия хөкүмәте электрон "больничный"ны формалаштыру өчен медик-социаль экспертизаның иминиятләштерүче, иминиятләнүче, медицина оешмалары һәм федераль дәүләт учреждениеләренең үзара мәгълүмат алу кагыйдәләрен раслады. http://shahrikazan.com/ фото:https://vk.com/atannary
-
Без - җиңүчеләр исемлегендә
Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында алдынгыларны бүләкләү тантанасы узды.Урып - җыю кампаниясен яктыртуда нәтиҗәле хезмәте өчен Сарман мәгълүмат - мөхәррият үзәге Җиңүче Дипломына лаек булды.
-
МИЛӘҮШӘНЕКЕЛӘР
- Мин аларга «улым», «кызым» дип шундый җиңел әйттем... Рәхәт шулай эндәшү... Кайтканнарына ничә ел булганын үзләре, бәлки, саныйдыр, мин белмим - гомер буе алар белән яшәгәнмен кебек тоела... Күп балалы әни булырмын дип, ул, әлбәттә, беркайчан уйламаган. 1989 елны катлаулы операция кичерә: бала турындагы өметләре бөтенләй киселә. Гомер әкренләп...
-
Газета – ике арадагы «күпер» ул
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте подписка чорына «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе игълан итте. Акция кысаларында Татарстанның танылган шәхесләре газета-журналларга үзләре генә язылып калмыйча, туганнарын, якыннарын яздыралар, балалар йортларына, ветараннарга , социаль учреждениеләргә язылу бүләк итәләр. Акциягә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та кушылды. - Район газетасы җирлек халкы...
-
Яңа елны каршы алырга әзерләнү Зур Нөркәй урта мәктәбендә дә кызу темплар белән бара
Яңа ел якынлашу рухы бөтен җирдә сизелә. Зур Нөркәй урта мәктәбендә дә Яңа елны каршы алырга әзерләнү кызу темплар белән бара. Мәктәп капка төбендә укучыларны кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Алар янына төрле әкият геройлары да килгән. Сәгатъ бәйрәм якынлашуны санап тора. Тиздән Кыш бабай балаларга...
-
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан төрле конкурслар оештырылды
"Иң матур кышкы тәрәзә" конкурсында укучылар теләп катнаштылар. Һәр укучы үзенең класс-кабинетын иң матуры итәргә теләде. Тәрәзәләрне бизәргә бары тик укучыларның үзләренең кул эшләре генә кулланылды. Мәктәп тәрәзәләре искиткеч матур бизәлде. Шулай да жюри иң-иң матурларына призлы урыннар билгеләде. 1,5,8 класс укучылары бизәгән класс-кабинет тәрәзәләренә 1 урын бирелде.
-
Зур Нөркәй балалар бакчасына бәйрәмгә кунаклар килде
Зур Нөркәй балалар бакчасына бәйрәмгә кунаклар килде. Алар килгәч ишегаллары тагын да ямьләнеп китте. Сиңа килгән кунаклар, Аюлар һәм куяннар. Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай.
-
Эх,хәерле иртәләр, төркемдәшләр! Иртәләребезне елмаеп, яхшы кәефләр белән башлыйк.Шунда гына көннәребез уңышлы булып, эшләребез гөрләп барыр
Яңа иртәне тәмле чәйдән башлыйк. Хәерле иртә, дуслар! Нинди матур көн бүген! Сөбханалла! Исән- имен торгансыздыр? Иншалла! Хәерле үтсен шушы көннәр, Тыныч булсын.күңелләр һәм аяз күкләр, Сызламасын аяк- куллар! Куанышып яшик, бәхет теләп, Безгә тагы шушы жирдә нәрсә кирәк? Сәләмәт булыгыз барыгызда ,тик шул теләк.. Чәйләрегез тәмле, көннәрегез ямьле булсын!...