САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МИЛӘҮШӘНЕКЕЛӘР

- Мин аларга «улым», «кызым» дип шундый җиңел әйттем... Рәхәт шулай эндәшү... Кайтканнарына ничә ел булганын үзләре, бәлки, саныйдыр, мин белмим - гомер буе алар белән яшәгәнмен кебек тоела... Күп балалы әни булырмын дип, ул, әлбәттә, беркайчан уйламаган. 1989 елны катлаулы операция кичерә: бала турындагы өметләре бөтенләй киселә. Гомер әкренләп...

- Мин аларга «улым», «кызым» дип шундый җиңел әйттем... Рәхәт шулай эндәшү... Кайтканнарына ничә ел булганын үзләре, бәлки, саныйдыр, мин белмим - гомер буе алар белән яшәгәнмен кебек тоела...


Күп балалы әни булырмын дип, ул, әлбәттә, беркайчан уйламаган. 1989 елны катлаулы операция кичерә: бала турындагы өметләре бөтенләй киселә. Гомер әкренләп уза. Гаиләсе җимерелә. Ул үз эченә бикләнә башлый. Уйларның төрлесе килә башка... Әле «әни», әле «мама» дип дәшкән бала тавышы ишетеп еш кына артына борылып карый: анда беркем юк... (Өйгә балалар атлап кергәч бу тавыш тына!)

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНАның бүген... Кызык, мин аның ничә баласы бар дип әйтергә дә белмим икән бит! Мәктәп яшендәгеләре - җидәү. Тагын... Хәер, барысын да язманы укыгач аңларсыз.

Бу балаларның кайберләре күрергә өлгергән хәсрәтне, авырлыкны, кыенлыкны олы кешеләрнең кайсысы гомер буена да күрмидер. Миләүшә әниләре шуңа күрә дә аларны яратуга күмәргә, үткәннәрен оныттырырга тырыша. Шуңа күрә дә зарланмый. (Ул, гомумән, зарланырга яратмый!) Тәрбиягә бала алган гаиләләр Сарман районында - 28. Бу адымга ялгызы тәвәккәлләгән кеше ул гына, ул берәү генә.

Инде үзен тыңлыйк.

Шәйхетдиновалар

- Чулпан белән Ләйсәннең әнисе минем дус кызым иде... Кадрия белән гомер буе аралашып яшәдек. Олы кызын бигрәк ярата идем, аны күрер өчен авылларына гел барасым гына килеп торды. Аннары Кадрия эчә башлады. Әйбәт хатын иде ул, бу чир аңа кайдан иярде, белмим. Бәйли, тегә иде, пешергән бәлешләре ашап туймаслык була иде... Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен Чулпан үзе йөрде. Аңа инде 16 яшь иде. Өйдә ашарга булмагач, балалар нишләсен?! «Мин бу эшкә катнаша алмыйм», - дидем. Безне син үзеңә ал әле, диделәр. Шулай бергә яши башладык... Үзе бер тапкыр бала бакмаган ялгыз хатын кулына балаларны кем инде тиз генә тапшырсын - документлар артыннан сигез ай йөрдем. Шул вакыт мин беренче тапкыр әҗәткә кердем... «Миләүшә апа, сыр ашыйсым килә», - ди берсендә Ләйсән. Тамагыма төер тыгылды... Кибетче хатыннан яздырып, өч төрле сыр алып кайттым. Аларны караган өчен хөкүмәт беренче тапкыр акча биргәч: «Кызлар, әйдәгез, әниегезне дәваланырга алып барабыз», - дидем. Кайттык авылга. «Кирәкми, интегеп йөрмә. Син мине инде үзгәртә алмыйсың. Әнә ул акчага балаларга берәр нәрсә ал», - диде Кадрия. Янып үлде ул... Бик әйбәт хатын иде.

Ләйсән, миңа килгәч, 5 нче класска укырга керде. Беренче тапкыр аңа кышкы аяк киеме алганны гел хәтерлим. Сайладык, үзе бик яратты, киеп тә куйды. «Кызым, искесен чүплеккә генә атып калдырыйк», - дим. Тәмам тузган, чалшаеп, кыегаеп беткән иде. «Аны әни алган иде...» - ди ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. Әнисен никадәр яратуын шунда аңладым... Минем дә әни булырга өйрәнә башлаган гына чагым бит. «И-и, кызым, билгеле, алып кайтабыз - урамга кияргә ярар», - дим. Аларга мин кырысрак булдым. Кызлар белән, гомумән, авыррак. Малайлар белән уртак телне тизрәк табам мин. Үземнең дә холкым аларныкына охшагангамы соң?

Чулпан миндә ике генә ел торды. Ул кияүгә киткәндә Кадрия исән иде әле. Никахка, айнытып, аны да алып бардык, икәү янәшә утырдык. «Миләүшәгә «әнкәй» дип әйтегез», - дия иде ул... Чулпан инде үзе әни - оныкларым бар! Икенче баласын көткәндә: «Үземнең кызым туса - Сөмбел, улым туса Булат дип кушарга хыяллана идем. Каршы килмәсәң, әйдә, улыңа Булат дип кушыйк әле», - дидем. Ире, әти-әнисе белән сөйләшкән. «Син әйткәнчә булыр», - диде. «Минем Булатым кайткан!» - дип кенә торам. Алар Чаллыда яши. Хөкүмәт Чулпанга фатир да бирде инде. Ләйсәнгә дә көтәбез.

Латыйповлар

- Латыйповларны алып кайтыр алдыннан төш күрәм. Түгәрәк күл, кырыйлары ямь-яшел үлән, күлнең өсте тулы кыр үрдәге икән... Иртүк районның опека бүлегенә шалтыратам. «Сез миңа балалар бирәсез. Кыр үрдәкләре күрдем. Бер күл!» - дим. Кычкырып көлделәр: «Әйе, күп, өчәү алар, Миләүшә апа», - диләр.

Тулырак язманы "Сөембикә" журналыннан укыгыз:http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=6826

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев