22 октябрь 2019 яңалыклары
-
Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган
Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек егетләрне «кайнар эз»дән тоткарлап, полицейскийларга тапшырганнар.
-
Хатын-кызның өч көзгесе
Баш яучы! Роза Сәбитованың Беренче каналдагы имиджы шундый! Милли театрлар тамашаларында күреп өйрәнгән яучы-карчыкларга һич тә охшамаган ул. Бәби итәкле озын күлмәген биленә кыстыра төшеп, ыштан балагының сыңарын читек кунычына тыгып, кәләш өенә бик тә «изге эшләр» белән атлап керә торган әбекәй итеп истә калдырганбыз.
-
Карабодайга бәя арта
Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсе тәшкил итә.
-
Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла
Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.
-
Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак
Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.
-
Бананнда агулы матдәләр барлыгын беләсезме?
Табиблар аның сәламәтлек өчен куркыныч тудыруын белдерә.
-
Түбән Камада гауга: ветеринар караудан баш тарткан эт клиника бусагасында үлгән
Социаль челтәрләрдә Түбән Каманың бер ветеринария клиникасыннан видео таралды.
-
Чукмарлы өлкәннәре аяк бәйләп йөгерделәр
Быел Өлкәннәр көне Чукмарлы авыл җирлегендә аеруча үзенчәлекле үтте. Безнең авылда туып үскән, хәзерге вакытта район үзәгендәге балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче кызларыбыз Диләрә Шәрипова һәм Лилия Хаҗиева өлкәннәргә зур бүләк ясадылар.
-
Апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак !?
Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган.
-
Юләрлекнең чиге юк: Данир Сабировтан яңа флешмоб +ВИДЕО
Күптән түгел Данир Сабиров ял итәргә барып кайтты. Ял иткән арада җырчы һәм юмор остасы инстаграм тасмасында #танцуюхарумамбуру дигән флешмоб башлап җибәрә.
-
Азат Абитов белән күңелсез хәл булган + ВИДЕО
Азат Абитов, телефонын югалту сәбәпле, язылучылары белән элемтәгә чыга алмый.
-
Салкын тигәндә куллана торган популяр, әмма файдасыз дәвалану төрләрен атадылар
Беренче каналдагы «Жить здорово» программасын алып баручы Елена Малышева салкын тиюне дәвалаганда файдасыз дарулар категориясен атады.
-
Сарман егетләре Олимпия резервлары училищесыннан гына калыштылар
Октябрь башында Казан шәһәрендә 17 яшьлек уенчылар арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге уздырылды.