21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә үткән өстәл теннисы ярышларының нәтиҗәләре
19 ноябрьдә Сарман аграр көллияте спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Алабуга районнарының 14 мәктәбеннән 98 уенчы катнашты (62 егет, 36 кыз). Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр әзерләүдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхси эшмәкәр Рөстәм Нуруллин спонсор ярдәме күрсәттеләр. Призерларга...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары варислар сафына бастылар
16 ноябрьдә Зур Нөркәй мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары бүген тагын бер баскычка югары күтәрелделәр - алар варислар сафына бастылар. Бу уңышка ирешү өчен аларга нык тырышырга туры килде. Тимер юл сәяхәте вакытында Татарстан варислары берлегенә, Республикабызның тарихына кагылышлы күп сынаулар үтәргә туры килде. Укучыларны варис булулары белән котлыйбыз, аларга...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүчеләр Кыш Бабайга хат яздылар
18 ноябрь - Кыш Бабайның туган көне. Аның ничә яшьтә икәне билгесез, әммә туган көне 2005 елдан билгеләп үтелә. Россия Кыш Бабаеның ватаны Бөек Устюгта 18 ноябрьдә чын кыш, суыклар башлана. Шушы көннән анда хатлар кабул ителә башлый. Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар Кыш Бабайга...
-
"Сарман" кинотеатрында мөселман кинофестивале кысаларында очрашу үтәчәк
23 ноябрьдә «Сарман» кинотеатрында ХII мөселман кинофестивале кысаларында очрашу үткәрелә. Чарада мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән «Гыйшык алмасы» («Яблоко любви») фильмын карау булачак. Фильмның сценарие авторы - Фәрид Дәүләтшин, режиссеры - Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллина һәм актеры - татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгатъ эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу була. Башлану...
-
Җәлил гимназиясендә Бөтенроссия география диктанты узды
20 ноябрьдә Россия Федерациясенең 85 субъектында да Икенче Бөтенроссия география диктанты узды. Бу акция узган елда президентыбыз Владимир Путин инициативысы белән башланып китте. Татарстанда диктант языр өчен сигез участок билгеләнгән иде, шуларның берсе - Җәлил гимназиясендә. Мәктәп укучыларыннан кала акциядә география фәннәре кандидаты Ришат Әхмәтов, гараж-төзелеш кооперативы рәисе, депутат Азат...
-
Район делегациясе ТР ветераннары җәмәгать оешмасының отчет сайлау конференциясендә катнашты
19 ноябрьдә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Филармония концерт залында Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Региональ җәмәгать оешмасының VII отчет сайлау конференциясе үтте. Анда Сарман районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Гыйльметдинова һәм Иске Минзәләбаш авылы ветераннар...
-
Сарманлылар көнне сәламләшеп башлый
21 ноябрьдә Бөтендөнья сәламләүләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне америкалылы игезәк туганнар Маккомаклар 1973 елда уйлап табалар. Бу вакытта Мисыр белән Израиль арасында "салкын сугыш" барган була. Әлеге көн халыкара киеренклеккә каршы көрәш билгесе буларак кирәк була. Егетләр дөньяның барлык почмакларына да сәламләү хатлары җибәрәләр. Алар адресатны тагын ун кешене...
-
Чукмарлы авыл җирлегендә референдумга 5 кенә кеше килмәгән
Сезне кичә район авыл җирлекләрендә үткән референдумнар нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Азалак авыл җирлеге. 485 кеше килде (66,8 %). 462 кеше "Әйе" дип җавап бирде (95,3 %). Александровка авыл җирлеге. 593 кеше килде (77,5 %). 507 кеше "Әйе" дип җавап бирде (85,5 %). Әлмәт авыл җирлеге. 301 кеше килде (87,5 %)....
-
"Онытылмаслык мизгел". Сарманнан Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова
Дуслар! Безнең "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбыз дәвам итә. Безнең чираттагы катнашучыларыбыз - Сарманның "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова. - Һәрбер кешенең үзенең яраткан бәйрәме була, ул аны шатланып көтеп ала. Шундый бәйрәмнәрнең берсе ул- туган көн. Туган көн ул - бик тә күңелле бәйрәм, чөнки...