САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә үткән өстәл теннисы ярышларының нәтиҗәләре

19 ноябрьдә Сарман аграр көллияте спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Алабуга районнарының 14 мәктәбеннән 98 уенчы катнашты (62 егет, 36 кыз). Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр әзерләүдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхси эшмәкәр Рөстәм Нуруллин спонсор ярдәме күрсәттеләр. Призерларга...

19 ноябрьдә Сарман аграр көллияте спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда Сарман, Актаныш, Минзәлә, Алабуга районнарының 14 мәктәбеннән 98 уенчы катнашты (62 егет, 36 кыз). Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр әзерләүдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм шәхси эшмәкәр Рөстәм Нуруллин спонсор ярдәме күрсәттеләр. Призерларга - медаль, грамота, акчалата бүләк, җиңүчеләргә, шуларга өстәп, Кубоклар тапшырылды.

Ярыш нәтиҗәләре

Егетләр

1999-2002 елгылар

1. Артур Җамалтдинов (Сарман урта мәктәбе)

2. Вадим Семенчук (Сарман аграр көллияте)

3. Тимур Хөсәенов (Югары Чыршылы авылы)

2003 елда туган һәм аннан яшьрәкләр

1. Булат Шәкүров (Актаныш авылы)

2. Айрат Гәрәйханов (Азалак мәктәбе)

3. Айрат Зиннуров (Минзәлә шәһәре)

2006 елда туган һәм аннан яшьрәкләр

1. Дамир Әһелтдинов (Сарман гимназиясе)

2. Илдан Габделгазизов (Сарман гимназиясе)

3. Гадел Захаров (Петровка Завод мәктәбе)

Кызлар

1999-2002 елгылар

1. Алия Мөхтәрова (Зур Нөркәй урта мәктәбе)

2. Ләйсән Сәгъдиева (Зур Нөркәй урта мәктәбе)

3. Полина Тулубенская (Сарман аграр көллияте)

2003 елда туган һәм аннан яшьрәкләр

1. Сөмбел Шәйхразиева (Актаныш авылы)

2. Полина Козлова (Алабуга шәһәре)

3. Камилә Нәбиуллина (Сарман гимназиясе)

2006 елда туган һәм аннан яшьрәкләр

1. Камилә Нәбиуллина (Сарман гимназиясе)

2. Ләйсән Асылгәрәева (Сарман гимназиясе)

3. Лиана Шаяхмәтова (Петровка Завод мәктәбе)

Гомумкоманда зачеты

1. Зур Нөркәй урта мәктәбе

2. Сарман гимназиясе

3. Сарман аграр көллияте

Ярышларның иң яшь катнашучысы - Сарман урта мәктәбеннән Илназ Низамов (7 яшь).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев