21 июль 2017 яңалыклары
-
Сарманда җиләк пешкән
Җиләк булмый икән дигән юрауларга карамастан, быел җиләк бик күп. Җиләк юк дип урманга бармыйча калмагыз, ял көннәрен җиләк җыеп, файдалы итеп үткәрергә телибез, дуслар!
-
Ленин урамында юлларны төзекләндерәләр
Үзәк урамда кызу эш кайный. Тротуар плитәләре өлешчә алынып, алар урынына брусчатка җәяргә җирлек әзерлиләр. Юл төзүчеләр хәзерге вакытта ком җәю эшләре белән мәшгуль.
-
Сарманда һава торышы бозылырга мөмкин
Днем 21 июля и ночью 22 июля на территории Республики Татарстан местами ожидаются:гроза, сильный дождь, кратковременные усиления ветра до 15-20 м/с, локально до 23 м/с, в отдельных районах возможен град.
-
Районда терлек азыгы әзерләүчеләр бүләкләнде
Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, терлек азыгы әзерләүчеләр янында булып, икенче ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Бу юлы бүләкләрнең күбесен «Җәлил» агрофирмасы механизаторлары «алып калды». Номинацияләр буенча урыннар түбәндәгечә булды. «Тагылма чапкычларда эшләүче иң яхшы механизатор»лар...
-
Җәлил бистәсендә Миназовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узган
Миназовлар гаиләсенең нефть өлкәсендә эшләгән гомуми стажлары 150 ел тәшкил итә. Шул уңайдан Җәлил бистәсендә, музейда, кичә уздырылган.
-
Матбугат үзәгеннән "Цезарь" салаты
- тавык ите (филе) - пекин кәбестәсе - каты сыр - сохари - помидор (1-2 шт). Соус өчен: - майонез - сарымсак - яшел тәмләткечләр - лимон Ашларыгыз тәмле булсын!
-
Сарманда песи табылган
Сарманда британ токымлы песи табылган. Песине күрүчеләр яки табучылар булса, редакциягә мөрәҗәгать итүләре сорала.
-
"Шәфкатъ" кә "Игәнә" ансамбле килде
Район үзәгендә урнашкан Сарман "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләргә, Ләке мәдәният йортында эшләп килүче "Игәнә" керәшен ансамбле "Дуслар белән бергәләп" исемле концерт күрсәтте. Сценария бик зәвыклы, матур төзелгән иде. Ансамбльгә йөрүчеләрнең талантларына,осталыкларына тамашачылар таң калдылар. "Өч бабай" чыгышына, Рафис Уразаев, Нина Малова, Асия Мостафина җырларына кушылып җырлап,...