21 июнь 2017 яңалыклары
-
Сарманда канализация торбаларын алыштыралар
Район үзәгендә ремонт эшләре дәвам итә. Сарманның Ленин урамында канализация торбаларын алыштыру бара. Алыштыруны Казан шәһәреннән килгән эшчеләр башкаралар.
-
Районда терлекчеләр ярышты
Бүген "Нөркәй" агрофирмасының Юлтимер сөтчелек комплексында савымчылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария табиблары арасында бәйге узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин ачып, терлекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бәйгедә уңышлар теләде. Ярышта катнашучыларны шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов сәламләделәр....
-
Сарманда авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалану турында киңәшмә үтте
Район Советының кече утырышлар залында авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалану турында киңәшмә узды. Аны милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов алып барды. Киңәшмәдә пай җирләрен бүлеп бирү, межалау тәртипләре, җирләрне максатчан куллану кагыйдәләре, шартлары турында җитди сөйләшү булды. Киләчәктә пай җирләрен бүлүне махсус комиссия контрольгә алачак.
-
Түбән Чыршылыда авылдашлар очрашуы үтте
17 июньдә Түбән Чыршылы авылында көтеп алынган авылдашлар очрашуы узды. Престол бәйрәме Питрау булган, кайчандыр гөрләп торган бу авылда бүгенге көндә 25 хуҗалык булып, бары 51 кеше яши. Тарихчылар әйткәнчә, Түбән Чыршылы авылына быел 255 ел булырга тиеш. Бу авылда инде күптәннән авыл җыеннары, Сабан туе, Питрау бәйрәмнәре узмый. Кайчандыр...
-
Сарманга солдат егетләр кайта
Язгы чакырылыш вакытында кемнәрдер армиягә китә, ә башкалар, киресенчә, хәрби хезмәтен үтәп кайта. Болары - узган ел шушы ук вакытта солдатка китүче егетләр. Сезгә аларның фотоларын тәкъдим итәбез (барлык фотолар да - солдатларның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битләреннән). Сездә дә андый фотолар булса, аларны комментарийларда калдыра аласыз.
-
Бүген Сарманда "Хайтарма" дигән фильм күрсәтәчәкләр
22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген, 21 июньдә, "Сарман" кинотеатры район үзәк ял паркында "Хайтарма" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 21.00 сәгать. Шулай ук укыгыз: Бүген районда "Хәтер шәме" акциясе үтәчәк
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – итле сыр ашы
Сезгә итле сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кишер - 1 данә; суган - 1 данә; бәрәңге - 5 данә; йомшак сыр - 200 грамм; яшелчә шулпасы - 1,5 литр; фарш - 250 грамм; зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр, укроп - тәм буенча. Суганны һәм бәрәңгене - шакмаклап, кишерне салам...
-
Шәрләрәмә мәчетендә ифтар ашлары үтә
Изге Рамазан аенда Шәрләрәмә авылы мәчетендә һәр көнне ифтар ашлары үтә.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары геройларны искә алдылар
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген Сарман урта мәктәбе базасындагы "Салават күпере" лагерена йөрүче балалар да Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар. Бер минут тынлыктан соң алар район үзәк ял паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Аннары балаларның укытучылары сугыш темасына рәсем конкурсы оештырдылар.
-
Районда өстәмә сайлаулар билгеләнде
Быелның 19 июнендә Сарман районы Территориаль сайлау комиссиясе карары белән 2017 елның 10 сентябренә өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль берәмлекләре Советлары депутатларын өстәмә сайлаулар билгеләнде: - 5 нче Түбән Ләшәү бер мандатлы сайлау округы буенча; - 3 нче Ләке бер мандатлы сайлау округы буенча; - 5 нче...
-
Бүген районда "Хәтер шәме" акциясе үтәчәк
Бүген, 21 июньдә, 21.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Тарихи хәтер" федераль партия проекты кысаларында, беренче тапкыр гомумреспублика форматында Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулуга багышланган "Хәтер шәме: 22 июнь" дип исемләнгән мемориаль акция үтә. Кичке сәгать тугыздан иртәнге дүрткә кадәр сарманлылар, фронтка киткән, бүген инде безнең арада...