21 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарманда "Хәтер шәме" акциясе узачак
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июнь көне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан бүген кичке 21.00 сәгатьтә район үзәк ял паркындагы мемориал комплекс янында "Хәтер шәме" ("Свеча памяти")...
-
Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте игълан иткән #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә. Аңа Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева да кушылды. Почта бүлекчәләрендә узучы "Игелек агачы" акциясендә дә катнашу йөзеннән ул Янурыс авылының - 9, Каташ Каранда яшәүче 5 ветеранны район газетасына яздыртты. - "Сарман" газетасына һәр яртыеллыкта язылабыз. Гаиләбез белән бик яратып...
-
Район газетасына икенче яртыеллыкка 27 июньгә кадәр язылып була
Татарстан почтасы район һәм республика газеталарына 2016 елның икенче яртысына язылу вакытын 25 июньгә кадәр озайтты. «Сарман» газетасына исә 27 июньгә кадәр языла аласыз әле, хөрмәтле газета укучылар. Аңа почта бүлекчәләрендә дә, Интернетта podpiska.pochta.ru сайты аша да, редакциягә килеп тә (ул чакта газетаны килеп аласы да була) язылырга мөмкин. Газетаның...
-
Сарысаз Тәкермәндә спорт мәйдәнчыгы буш тормый
Сарысаз Тәкермән авылында спорт мәйдәнчыгы көн дә уеннардан, яшьләрдән буш тормый. Балалар кич белән көч сынашырга шунда жыелалар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ташкабак һәм тавыктан коймак
Сезгә ташкабак һәм тавыктан коймак рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - ташкабак - 2 данә; - сарымсак - 2 тырнак; - яшеллек - 1 бәйләм; - тавык йомыркасы - 1 данә; - тоз - тәм буенча; - үсемлек мае - 3 аш калагы; - тавык фаршы - 500 грамм. Ташкабакларны...
-
Сарайлының "Кояшкай" ял лагерына йөрүче балалар кул эшләре белән шөгыльләнделәр
Сарайлы авылындагы "Кояшкай" ял лагерына йөрүче балалар кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Алар менә шундый чәчәкләр ясадылар.
-
Иске Кәшердән Гүзәлия Фәттахова файдалы киңәш бирә
Иске Кәшер авылында яшәүче Гүзәлия Фәттахова халык өчен бик кирәкле һәм файдалы киңәш тәкъдим итә. - Бәрәңге чәчәк аткач, чәчәкләрен җыен, спиртлы төнәтмә ясарга була. Кул-аяк сызлаудан сылар өчен менә дигән дару ул. Ә бәрәңге үзе, чәчәкләрен җыеп алгач, бик эре була, - ди Гүзәлия ханым.
-
Җәлил йөзүчеләре призлы урыннар алдылар
14-15 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Олимпия уеннарына кара-каршы!» дип исемләнгән йөзү буенча «Дельта» олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе Ачык беренчелеге үтте. Сарман районын ярышларда Җәлил поселогының «Батыр» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүчеләр тәкъдир иттеләр. 2006 елгы егетләр арасында 200 метрга ирекле алым белән йөзүдә Марсель Сөләйманов өченче урын...