21 апрель 2017 яңалыклары
-
Мортыштамак мәктәбендә Габдулла Тукай көненә багышланган шигырь бәйгесе узды
Мортыштамак мәктәбендә, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай көненә багышлап, шигырь бәйгесе узды. Бәйгедә 1-4 нче сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Бу конкурска йомгак ясаганда Тукай иҗатына нигезләнеп үткәрелгән рәсемнәр конкурсына да нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр билгеле булды.
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче Рамазан Шәймарданов Тукай шигырен сөйләү бәйгесендә Дипломга лаек булды
Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча төбәкара бәйгедә катнашып, Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Рамазан Шәймарданов беренче дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
"Нөркәй" агрофирмасында язгы кыр эшләре башкарыла, сак булу кирәк
«Нөркәй» агрофирмасында язгы кыр эшләре - минераль ашламалар кертү, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткычлардан саклау чаралары үткәрелә башлады. Сак булыгыз. Бу эшләрнең төгәл көннәре, химик эшкәртү үткәреләчәк басуларның урнашкан урыннары турында авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша хәбәр ителәчәк. «Нөркәй» агрофирмасы дирекциясе.
-
Район авыл җирлекләре рейтингы
Сарман муниципаль районында 23 җирлек, шул исәпкә 22 авыл, Җәлил бистәсе җирлеге керә. Узган елда башкарылганнарга, ирешелгәннәргә анализ ясалып, җирлекләрнең рейтингы булдырылды. Газетабыз битләрендә кайбер критерийларга күзәтү ясадык. Җирлекләр башлыклары: - ир-атлар - 16, - хатын-кызлар - 7 Тәҗрибә Авыл җирлекләре башлыклары арасында иң күп стажлы җитәкче - Әлмәт авыл...
-
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны Мисхәт абый Хәлимовның хәлен белделәр
Утлы сугыш чорын хәтер җиле Гел яңартып тора йөрәктә. Тыныч тормыш өчен күпме ирләр Башын салды изге көрәштә. Беткәненә 72 ел узса да, Бөек Ватан сугышы әле бик күпләрнең йөрәгендә саклана. Батырларның исемнәре уелган һәйкәлләр, мәңгелек ут аның турында һәрдаим искәртеп тора. Аеруча ут эчендә йөргән ветераннар йөрәгендәге сугыш хатирәләре,тәннәрендәге...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бавыр һәм гөмбә белән салат
Сезгә бавыр һәм гөмбә белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: голланд сыры - 200 грамм; майонез - 150 грамм; тавык бавыры - 500 грамм; шампиньон - 400 грамм; башлы суган - 1 баш; көнбагыш мае - 2 аш калагы; тоз - тәм буенча; тозлы кыяр - 1 данә; ачы...
-
Клара Булатова ләкелеләр белән очрашты
Кичә, 20 апрель көнне, Ләке авылы мәдәният йортында халкыбызның күренекле шагыйрәсе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу үткәрелде. Анда шагыйрәнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, Клара ханым, Ләке белән бәйле хатирәләр яңартылды. Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. Шулай ук укыгыз:...
-
"Сарман" кинотеатрында җирле үзидарә ветераннары өчен бәйрәм оештырылды
Бүген "Сарман" кинотеатрында Җирле үзидарәләр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Анда җирле үзидарә ветераннары чакырылдылар. Ветераннар өчен чәй эчү оештырылды, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән һәм шәхсән үзе котлады, уңышлар теләде. Соңыннан барысы да Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча төшерелгән фильмны карадылар.
-
Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте
Россиядә Донор көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә "Тормышларны саклап" исеме астында 5-7 нче сыйныф укучылары белән буклетлар ясау, тарату булды. Шулай ук 5-9 нчы сыйныфлар арасында "Ярдәм кулы сузыйк" исемле класс сәгате узды. Ә башлангыч сыйныф укучылары тынычлык символы булган күгәрченне ясадылар. Шулай ук укыгыз: Илексаз мәктәбе укучысы Айназ Зиатдинов "Су...