21 март 2016 яңалыклары
-
Районда "Язгы каникуллар" дигән профилактик чара үтә
17 марттан 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Язгы каникуллар» исеме астында профилактик чара үткәрелә. Бу вакыт эчендә юл-патруль хезмәте нарядлары балаларны транспорт чараларында йөртү тәртибен бозучыларны һәм җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын ачыклау буенча эш алып барачаклар. Яшь кагыйдә бозучылар да игътибар үзәгеннән читтә калмыйлар. Кагыйдә бозу очраклары юл инспекторлары...
-
Ләшәү Тамакта Нәүрүз бәйрәме узды
Ләшәү Тамакта Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Авыл җирлегендә үзара салым җыюга багышланган референдумга килгән сайлаучыларга бик тәмле чәй өстәле, пешкән ризыклар тәкьдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле кыш озату күренеше күрсәтте.
-
Өчөйле Саклауда кышны озаттылар
Өчөйле Саклау авылында үзара салымга кагылышлы референдум һәм Нәүрүз бәйрәме удздырылды. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Матур итеп бизәлгән атларда балалар урам әйләнделәр. Авылыбыз халкы, килгән кунаклар кайнар коймак, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм белән Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде....
-
Сарман урта мәктәбендә табигатьне өйрәнү фәннәре атналыгы узды
Туган якка кара каргалар кайткан, урамнарда язгы гөрләвекләр аккан вакытта Сарман урта мәктәбендә табигатьне өйрәнү фәннәре атналыгын уздыру матур традициягә әйләнде. 14-19 нчы март көннәрендә мәктәбебез аеруча гөрләп торды. Атналыкның иң беренче көненнәк үк иң матур кош рәсемнәре, стена газеталарына ярыш игълан ителде. 8-9 нчы сыйныф укучылары башлангыч укучыларына презентацияләр...
-
Иске Кәшер мәктәбе укучылары "Чиста һава" акциясе үткәрделәр
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары "Чиста һава" акциясе үткәрделәр. Алар халыкка үзләре әзерләгән буклетлар һәм һава шарлары өләштеләр. Халык кайдан шулай күп җыелган дисезме? Сәбәбе шунда - бу көнне референдум үткәрелде һәм Нәүрүз бәйрәм ителде.
-
Азалак авыл җирлегендә референдум үтте
Кичә Азалак мәдәният йортында үзара салым мәсьәләсе буенча референдум үткәрелде. Анда килгәннәр бәйрәмгә чакырылдылар - шунда ук Нәүрүз дә үткәрелде.
-
Саклаубаш мәктәбендә "Татар халык ашлары" бәйгесе үткәрелде
Саклаубаш мәктәбендә "Татар халык ашлары" бәйгесе үткәрелде. Без анда нинди генә татар халык ризыклары, аларны әзерләү рецептлары, ашарга пешергәндә кулланыла торган борынгы һәм хәзерге кирәк-яраклары, милли киеме, сәнгать әсәре, татар халык әкиятләре белән танышмадык! Тамашачы укучыларның яртысының, мөгаен, бу минутларда пешекче һөнәрен үзләштерәсе килгәндер, ә инде бәйгедә катнашкан 7-8нче сыйныф...
-
Зур Нөркәйдә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Зур Нөркәй авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Балалар да, зурлар да төрле уеннар уйнадылар, җыр-биюләр башкардылар, кышны озатып, яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Соңыннан коймак белән чәй эчтеләр. Нәүрүзне шулай ук авыл мәктәбендә дә бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Нәүрүзбикә, Көн белән Төн килгәннәр иде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар....
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – балык пилмәне
Сезгә балык пилмәне рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - тоз, борыч - тәм буенча; - су - 180 грамм; - үсемлек мае - 1 аш калагы; - ак балык филесы - 1 килограмм; - башлы суган - 1 баш; - он - 450 грамм....
-
Сарманлылар өчен иң зур бәхет – якыннарының исән-сау булулары
Кичә, 20 мартта, Халыкара бәхет көне иде. Шул уңайдан без "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәрдек. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халык өчен иң зур бәхет - якыннарының исән-саулыгы. Шунысы да сөендерә - "Бәхет - акчада" дип санаучылар бөтенләй юк диярлек. Форсаттан файдаланып, без сезгә һәм якыннарыгызга, туганнарыгызга ныклы сәламәтлек һәм,...