21 март 2013 яңалыклары
-
“Җырлы балачак”ка йомгак ясалды
20 нче март көнне район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" конкурсының гала-концерты үткәрелде. Анда зоналардан муниципаль турга үткән 5 яшьтән алып 17 яшькәчә булган балалар катнашты. Бу хакта тулырак материалны газетабызның киләсе санында укыгыз.
-
“Ачык ишекләр көннәре”
18-20 мартларда, һөнәргә юнәлеш бирү кысаларында, Саклаубаш, Нөркәй, Петровка-Завод авыл җирлекләрендә "Ачык ишекләр көннәре" - мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм, гомумән, авыл халкы белән очрашулар узды. Сарман аграр көллияте укучылары көче белән зур концерт оештырылды. Бу чара авыл халкы өчен зур бәйрәм төсе алды. Соңыннан узган дискотека да һәркемнең күңелен...
-
Батырлык атнасы
Яшь буында туган илгә мәхәббәт, тугрылык, гражданлык бурычын үтәүгә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү максатыннан, 18-23 нче февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегендә "Батырлык атнасы" үткәрелде. Ул 18 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбенең актлар залында 8-11 нче класс укучыларының милиция ветераны - отставкадагы подполковник Рафис Сафин һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы...