Татарстан Социаль фонды хәрби операциядә катнашкан өчен пенсия стажы арту турында сөйләде
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсиясен билгеләгәндә ташламалы хокукка ия. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.