Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче район егетләре кайнар сәлам юллыйлар
Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәүне хәзер егетләр зур горурлык белән башкаралар. Яше җитүгә, югары уку йортында укысалар да, аны тәмамлагач та, үзләре теләп, хәрби хезмәткә китәләр. Дөньялар гына тыныч булсын, дип фатихасын бирә ана, чын егет булып кайт-сын, дип, тели ата кеше.
Хөкүмәтебез тарафыннан да хәрби хезмәткә игътибар артты хәзер,...