Район газетасына котлау-белдерү бирүнең дә үз тәртибе бар
Җыелышларның берсендә "Газетадагы белдерүләр соңга калган була, вакытында ала алмыйбыз, шунлыктан белдерүдә язылган чараларга бара алмыйбыз", - дигән үтенеч яңгыраган иде. Ачыкланганча, хат ташучылар газета-журналларны көнендә үк тараталар икән. Редакциядә бу хакта сөйләшү булды. Без белдерүләрне реклама бирүче кайсы көнне бастырырга дисә, шул көнне бастырабыз. Алар белдерүләрне алданрак бирәләр, чөнки...