Сарманда Призывниклар көне үтте
Бүген Сарман сәнгать мәктәбенең кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Анда килгән егетләрнең күбесе кулларына армиягә чакыру кәгазе алганнар инде. Шулай ук анда егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, Әфган сугышы ветераннары Рафаэль Газизуллин, Әнәс Якупов, Сарман районы буенча ДОСААФ бүлеге начальнигы Фирдәвес Ганиев килгәннәр иде. Егетләр алдында, әти-әниләрдән, Әфган сугышы ветераннарыннан кала, республика...