20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төннәр, дуслар! Тәмле төшләр күрегез татлы йокыларыгызда
Тыныч төннәр, дуслар, тәмле төшләр! Ял кичләрегез матур узсын! Иртәгәге көнне күтәренке рухта башларга язсын сезгә! фото из:https://pixabay.com/ru/
-
Сарман районыныда "тоннель" булачак
Юл иминлеген тәэмин итү буенча районда профилактик чаралар дәвам итә. 23 октябрь көнне Салкын Чишма-Александровка юлының 5, 6 км да, 16.30 сәг. 17.30 сәг. кадәр вакыт эчендә «Тоннель» профилактик чарасы утәчәк. Бу юлы ул транспорт чарасында балалар йортү тәртибен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән. Район ЮХИДИ бүлекчәсе Фото из:https://yandex.ru/images/search?text=гаи%20рейд&img_url=https%3A%2F%2Fcityreporter.ru%2Fwp-content%2Fuploads%2F2015%2F10%2FGIBDD1.jpg&pos=11&rpt=simage
-
Сарманда көзге өмәләр дәвам итә
Коелган яфракларны җыю, урамнарны чистрату, кышка әзерләп калдыру буенча өмәләр дәвам итә Сарманыбызда. Оешмалар уз тирәләрен җыештыруда бик актив катнашалар һәм бик позитив итеп эшлиләр.
-
Армиягә китә егетләр
Бүген, 20 октябрь көнне, район үзәгендәге "Сарман" кинотеатрында армия сафларына китүче егетләрне озату кичәсе булды. Аларга район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Илнур хәзрәт, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Тиз генә пешереп ашарга бездән сезгә менә дигән рецепт, төркемдәшләр. Видео из: https://vk.com/vk.cooking
-
Беренче карны кайчан көтәргә?
Татарстанда алдагы ял көннәрендә - 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иткәннәр. 20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска кадәр төшәчәк. 20 октябрьдә көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак. Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә....
-
Сарман авылы “Сандугач”балалар бакчасында гөрләп көзге бәйрәм иртәләре үтә
Сарман авылы "Сандугач"балалар бакчасында гөрләп көзге бәйрәм иртәләре үтә.Бүген уртанчылар төркемендә "Көзге бакчада"дигән бәйрәм иртәсе узды. Кунак булып Сөмбелә кызы үзенең дуслары белән килде. Бәйрәм иртәсе җырлар,биюләр һәм уеннар белән бик күңелле үтте. Тәрбияче Байхузина Светлана Мөнәвир кызы.
-
Сарманның кечкенә "сандугачлары" көзге балда катнашты
Сарман авылы Сандугач балалар бакчасында II кечкенәләр төркемендә "Кояшлы яңгыр" дигэн бэйрэм иртәсе булып узды. Нәни дусларыбыз янына Кояш белән Яңгыр да күңел ачырга килделәр. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, безнең җирлектә үсә торган яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, бәйрәм шигырьләр, җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Тәрбияче: Камалетдинова...
-
Җомга көн- изге көн!
Динебездәге иң изге көннәрнең берсе - җомга көн. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисе буенча, җомга көн Ураза һәм Корбан гаетләреннән, Гашура көненнән изгерәктер. Җомга көн - мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көнне өйлә сәгатендә җәмәгать белән укыла торган җомга намазы бар. Намаз яшенә кергән сау-сәламәт булган мөселман ир-атына җомга намазын җәмәгать белән уку фарыз...
-
Җомга иртәләребез хәерле, уйларыбыз чиста, гамәлләребез изге булсын!
Бүген бәйрәм - җомга көн, Күңел күтәрелгән көн. Дога укып, әдәп белән Көн үткәрә торган көн. "Сорагыз - бирәм", дигән Хак Тәгалә җомга көн: Сәламәтлек, бәхет, тәүфыйк, Миһербанлык, мәрхәмәтлек. Дога кабул була икән, Җомга көнне сорасак. Бер-беребезгә ярдәм итсәк, Күңелебез була шат. Әби-бабай, дәү әниләр Дәү әтиләр, әрвахлар… Коръән укып...