20 март 2014 яңалыклары
-
Район мәктәп укучылары каникулларда юл йөрү кагыйдәләрен онытмаска тиешләр
Юллардагы үлемнәр 15-29 яшьлек кешеләрнең үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркемендә бүген Нәүрүз бәйрәме үтте. Төрле уеннарда балалар, аларның әти-әниләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре катнаштылар. Соңыннан барысы бергәләп чәй эчтеләр, бәйрәм азыгыннан авыз иттеләр.
-
Сарман "кызлары" аңламаган килеш эшләмәскә тиешләр
20 март - Бөтендөнья астрология көне. Шул уңайдан без сезгә иртәгәгә йолдызнамә тәкъдим итәбез. Кучкар Фикерләрегезне туплагыз һәм соңгы карага килегез. Алга таба планнар төзегез, тик финанс ягыгызны да кайгыртырга да онытмагыз. Үгезбозау Сезнең өчен бик уңышлы көн. Башланганны ахырына кадәр җиткерегез һәм тиешле эш белән шөгыльләнегез. Нәтиҗәсе сезне куандырыр....
-
Җәлилдә "Бала – төп пассажир" дигән акция үтте
Бүген Җәлилдә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә икенче санлы Җәлил мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары "Бала - төп пассажир" ("Ребенок - главный пассажир") дип исемләнгән акциядә катнаштылар. Акция турында тулырак мәгълүматны газетаның алдагы саннарында укый аласыз.
-
Сарманда яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү буенча чара уздырылды
21 мартта Сарман аграр көллияте "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү максатыннан чара үткәрде. Ул Сарман аграр көллиятендә үтте. Чарада "Шәфкать" үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Рахилә Мөбәракшина "Яшүсмерләрдә сыра алкоголизмы" дигән темага лекция укыды. "Шәфкать"нең шул ук бүлегенең...
-
Сарманлылар газетага иске бәядән языла алалар әле
Хөкүмәт "Россия почтасы"на матбугат басмаларын халыкка тараткан өчен субсидияләр бирүне туктатканлыктан, газета-журналларга язылу бәяләре кимендә 25 процентка артачак. Ә бу - күп кенә абунәчеләр өчен сизелерлек сумма. Дөрес, матбугат базары вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга вакытлы матбугатка язылу бәяләренең кискен үсешенә юл куймауны сорап, хат әзерләгән. Тик аның әле нинди...
-
Районның атна шәхесләре – Халидә Хафизова һәм Дания Зиннәтуллина
Халидә Хафизова "Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга хезмәт күрсәтергә әзер, үз эшенең остасы", - диләр хезмәттәшләре Баткак авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Халидә Хафизова турында. Халидә Мамадыш якларында туып үскән. Хезмәт юлын, Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, 1983 елда Әгерҗе районында башлый. Безнең районда ул 2001 елдан хезмәт куя. Үз эшен яратып,...
-
Район мәктәп укучыларының язгы каникуллары күңелле үтәчәк
- Язгы каникулларыгызны бушка уздырмагыз, безгә килегез, - диләр район балалар китапханәсендә. - Без ялыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен тырышачакбыз. 24 марттан 28 мартка кадәр "Оста куллар" түгәрәгендә (11:00 - 15:00 сәг.) шөгыльләнергә мөмкин, 25 мартта 10:00 сәгатьтә "Өч кыз" әкияте буенча курчак театры куелачак. 26 мартта 10:00 сәгатьтә...
-
Сарманлыларның һәркайсы үзенчә бәхетле
2012 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 20 мартны Бөтендөнья бәхет көне дип игълан итте. Әлеге бәйрәм бәхет кешелекнең төп максаты һәм гомуми тойгысы икәнен күрсәтү өчен дөнья календарена кертелде. Кешеләрнең мул тормышын һәм әйләнә-тирәдәге мөхитнең торышын чагылдыру өчен 2006 елда Бөтендөнья бәхет индексы (Happy Planet Index) кертелде. Бәхет көне уңаеннан без...
-
Өчөйле Саклауда күпфункцияле үзәк төзелә
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе уңаеннан Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында мондый юллар бар иде: "Мәдәният - дәүләтне һәм җәмгыятьне ныгытуда иң мөһим рессурсларның берсе". Чыннан да, мәдәниятле халык - гамьле халык. Районда 92 мәдәният учреждениесе исәпләнә. Алар капиталь ремонт программасына кертелеп, күбесе...