20 февраль 2017 яңалыклары
-
Җәлилнең "Ләйсән" балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган кичә узды
Җәлил бистәсенең 7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр һәм шигырьләренә иҗат ителгән җырларын җырладылар. Татар теле тәрбиячесе Эльмира Хәсәнова һәм музыка җитәкчесе Гүзәлия Фәйзуллина җитәкчелегендә оештырылган бу кичә кечкенә тамашачылар күңеленә...
-
Куҗактан Раушан Нуриев һәм Дүсемнән Рөстәм Гарифуллин "Дембель альбомы" конкурсында җиңделәр
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без "Дембель альбомы" дигән конкурс үткәрдек. Менә ул ахырына да якынлашты. Конкурс шартлары буенча, җиңүчеләрне үзебез сайлап алдык. Беренче җиңүчебез - Куҗак авылыннан Раушан Нуриев. Ул 2005 елның җәеннән 2007 елның җәенә кадәр Калининград өлкәсе, Гвардейский районы, Знаменск бистәсендә урнашкан Һава һөҗүменә каршы...
-
Сарманда узган "Татарстан чаңгы юллары-2017" ярышларының нәтиҗәләре
Сезне Сарманда узган "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Ир-атлар «Өченче яшь» категориясе Раян Әхмәтбаев (Яңа Имән авыл җирлеге) Александр Еремин (Александровка авыл җирлеге) Рәхим Яппаров (Сарман) VIP-узыш Рамил Садыйков (Әлмәт мәктәбе) Данияр Газизов (Әлмәт авыл җирлеге) Альберт Шәрипов (Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе) 2004 елгы...
-
Район Пенсия фонды идарәсе "кайнар линия" оештыра
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 22 февральдә Сарман районы Пенсия фонды идарәсе Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучылар өчен, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар өчен "кайнар линия" үткәрә. Шалтырату өчен телефоннар: (85559)074, (85559)2-50-52, (85559)2-50-53.
-
Сарайлыда "Тел – анадан балага күчә торган изге мирас" дигән әдәби кичә үтте
Сарайлы мәдәният йортында "Тел - анадан балага күчә торган изге мирас" дигән әдәби кичә үткәрелде.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Урта Кәшердән Салават һәм Нәҗип Нәсыйбуллиннар
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Урта Кәшер авылында туып-үскән бертуганнар Салават һәм Нәҗип Нәсыйбуллиннар. Нәҗип Нәсыйбуллин 1974-1976 елларда - Чебаркуль шәһәрендә танк гаскәрләрендә, Салават 1980-1982 елларда Красноярск шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр. Балалары һәм оныклары алардан үрнәк алалар, горурланалар һәм бик нык хөрмәт итәләр.
-
Петровка Заводта спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары үтте
Кичә Петровка Завод мәктәбендә спортчылар Айрат Арсланов белән Хәйдәр Миннәхмәтов истәлегенә хоккей ярышлары узды. Уеннарны оештыручыларның берсе - Сәгыйть Кәлимуллин ачып җибәрде. Район Башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин ярышларга килгән командаларны, җанатарларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Чарада мәрхүм уенчыларның тормыш иптәшләре дә катнаштылар, аларга...
-
Әлмәт мәктәбендә тарихчылар киңәште
Бүген Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәсе семинары үткәрелде. Анда катнашучылар игътибарына Әлмәт мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Гайнетдинованың "Һөнәр сайлау - язмыш сайлау" дигән дәрес-очрашуы тәкъдим ителде. Соңыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ачык чарага анализ ясадылар. Семинарда шулай...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Гомерем калды моңлы бер җыр булып" дигән кичә үтте
Зур Нөркәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 15 февральдә мәктәптә татар халкының герой шагыйре Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган "Гомерем калды моңлы бер җыр булып" дигән кичә үткәрделәр. Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар. Мондый кичәләрнең укучыларга патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте бик зур.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Сарманнан Динар Илһамов
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Динар Илһамов. Ул 2013-2014 елларда Екатеринбург шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә хезмәт иткән.
-
Сарман җыелма командасы Әлфис Мөхәммәтгәрәев призына волейбол ярышларында җиңде
Кичә Сарман беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Саклаубаш филиалында ир-ат командалары арасында Әлфис Мөхәммәтгәрәев призына волейбол ярышлары узды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан 8 команда катнашты. Ярышларда Сарман җыелма командасы җиңде. Әлмәт авылы командасы - икенче, Саклаубаш өченче булдылар. Әлфис Мөхәммәтгәрәев җиңүчеләргә бүләк һәм Кубок тапшырды. Мәгълүматны Альмер Сабиров...
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Мортышбаштан Илгизәр Шиһапов
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Мортышбаш авылыннан Илгизәр Шиһапов. Ул 1983-1985 елларда Хабаровск шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасына Түбән Камадан театр белән килделәр
Сарманның «Сандугач» балалар бакчасына Түбән Кама шәһәреннән Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры Разил Вәлиевнең "Шомбай маҗаралары" дип исемләнгән әкияте белән килде.Театр әкияти декорациялар, күңелле музыка белән бәйләнгәнлектән, балалар Су анасы, Шүрәле, Былтыр белән бергә әкият дөньясына чумдылар. Бу тамаша барыбызга да ошады һәм тирән хисләр калдырды. Рәмилә Гайфуллина,...
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Чураштан Рафис Талипов
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Чураш авылыннан Рафис Талипов. Ул Ленинград шәһәрендә 1959-1962 елларда инженер-химик гаскәрләрендә хезмәт иткән.