19 декабрь 2012 яңалыклары
-
Ил кызы
Соңгы лекция бетүгә, гадәттәгечә, чыштыр-чыштыр килеп, дәфтәр-каләмнәрне дипломатларга тутыра башладык. Шулвакыт параллель группадан Гөлира Сәйфетдинованың тавышы 20 нче аудитория һавасын ярды: - Кызлар! Кайсыгыз, миңа ияреп, артистка янына бара?! "Артистка" сүзен ишетүгә: - Мин, мин! - дип чәчрәп чыктым. Юл буе мин Гөлирага бер-бер артлы сорауларымны яудырдым. Ул, бичара, ирексездән,...
-
Шигырьләрендә – йөрәк авазы
Тормыш ваклыкларыннан, дөнья мәшәкатьләреннән өстен калып яши белгән шигъри күңелле затлар Сарман үзәк китапханәсенә иҗат бәйрәменә җыелды. Бу көнне талантлы каләм иясе Әхнәф ага Фазлыевны искә алу булды. Шигырьләрдә кешенең җан халәте, күңел чагылышы бирелә. Йөрәктән чыккан моң-сагыш шигырьгә әйләнеп, ак кәгазь битләренә күчә, күңелләрдән-күңелләргә барып ирешә. Исемнәре еракларга билгеле...
-
“Ак торна өмете”ндә
Сарман балалар китапханәсендә 2009 елдан әнә шул исемдәге китап укучылар клубы эшләп килә. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында китапханә мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланы "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр" дигән кичәгә чакырды. Шигырь юллары аша балаларга иң изге теләкләр юлланды, "Ак торна өмете" проекты турында сөйләнде, интеллектуаль уен оештырылды. Ахырда балалар...
-
Олы хыялым – игенче булу
Икмәк -халык байлыгы. (Мәкаль). Хезмәт итеп яшәү - халкыбызның төп халәте. Хезмәт - куәтле тәрбия көче. Бу сүзләр - буш сүзләр түгел. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, әйләнә-тирә дөньяга яңадан-яңа матурлыклар өстәсә, хезмәт җанга рәхәтлек бирә дә инде. Үзең...
-
“Кулибиннар” кирәкме?
Авылларда "мәңгелек двигатель" төзергә хыялланучы романтиклар калдымы икән? Шуны беләсе иде. Узган гасырның 60 нчы еллары азагында авылга кунакка Зифа әбинең кызы кайта иде. Ялгышмасам, Минзәлә районы Тәкермән авылынамы, әллә Шикәрле Каенгамы кияүгә чыккан иде ул. Әни янына кунакка кайтуның бер гаҗәбе дә юк инде, әлбәттә, тик мин 1946 елгы...
-
Җәза үтәтү хезмәтен сайласаң…
Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район филиалы үзендә исәптә торучылар белән тәрбия эшләре алып барудан тыш, 2007 нче елдан башлап, мәктәпне тәмамлаучыларга юридик белем бирүче уку йортларына керергә булыша. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без аның начальнигы Илфир Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттек. - Әлеге уку йортлары кайларда...
-
Аларга ярдәм кирәк
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды церебраль параличтан интегүче балаларга ярдәм йөзеннән, «Мелочь - не мелочь!» («Вак акча - юк нәрсә түгел!») дип исемләнгән акция уздыра. Әлмәт шәһәрендә яшәүче 3 яшьлек Эмиль Маликовка, тугач ук, ДЦП, спастик тетрапарез, эпилепсия диагнозы куелган. Ул үзе генә утырып та, басып та тора алмый, түшендә генә...
-
Бер картлыкта, бер яшьлектә
Һәр туган көнгә куанып, заман белән бергә атларга тырышучы өлкәннәр хакында халык әнә шулай ди. Безнең Сарман авылы ветераннары да һәр атнаның сишәмбе көнендә чаңгы базасына баруны традициягә кертте. Кыш көннәрендә бер ишләребез чаңгыга басса, икенче берләребез тренажер залында шөгыльләнә. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез, дөнья хәлләре хакында гәп куертабыз. Спорт...
-
Үзең әзерме соң?
Бакча - бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән таныша, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша. Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр...
-
Контроль һәм исәп аша – сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә
Безнең тормышны электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның белән өзеклекләрсез һәм сыйфатлы тәэмин ителеш аңа сак караш һәм бу тармактагы законнарның үтәлешенә бәйле. Район электр челтәренең хезмәт күрсәтү группасы җитәкчесе Рамил Ширеев белән әңгәмәбез - шулар турында. - Әйе, барлык кулланучылар да электр энергиясеннән тиешенчә файдалансыннар өчен...
-
Подписка дәвам итә
"Сарман" газетасына 2013 елның беренче яртыеллыгына подписка тәмамланырга санаулы гына көннәр кала. Сез аңа язылырга өлгергән идегезме әле? Газетага язылу бәясе - аерым кешеләр өчен 261 сум 30 тиен, оешмаларга - 271 сум 32 тиен. Аңа редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Ул чагында бәясе - 126 сум 90 тиен һәм...
-
Күңелсез тәмамланмасын, дисәгез
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары ешая. Мондый очракларны булдырмау өчен, түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Пиротехник эшләнмәләр махсус кибетләрдә яки югары каттагы бүлекләрдә сатылырга, башка товарлардан аерым, махсус билгеләнгән урында металл шкафларда сакланырга тиеш. Башка корылмаларда, подвалларда...
-
Үзгәрешләр кертелде
Быелның 14 нче ноябрендә "Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында"гы 182 нче санлы Федераль закон көченә керде. Закон 2002 нче елның 1 нче июленә кадәр Россия Федерациясе гражданины паспортын алган, ләкин Россия Федерациясе гражданлыгы барлыгы билгеләнмәгән һәм башка гражданлыгы булмаган затларга, элеккеге СССР гражданнары итеп тану тәртибендә,...
-
Булдыклы, диләр аны
Сәвия Гайфуллина «Сарман икмәге» җәмгыятендә 1978 нче елдан бирле эшли. Сарманлылар җәмгыять икмәген, ул җитештергән кайнар күмәч, чәй ризыкларын яратып алалар икән, монда аның да өлеше зур. «Мәктәпне тәмамлап, сатучылар курсларында укыганнан бирле шушында инде мин. Бик яратып эшлим, башка эшкә күчү турында уйламадым да. Коллектив та бик тату», -...