19 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Илексаз җирлеге халкы узган елга йомгак ясады
Бүген, 19 январь көнне, Илексаз авыл җирлегендә дә отчет җыелышы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы бурычларга тукталды. Очрашуда шулай ук полициянең участок уполномоченные чыгышы тыңланды. Җыелышларда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм районның узган елгы социаль-экономик хәле белән таныштырды, узган ел...
-
Мортамаклыларның матур эшләре бар
Бүген, 19 январь көнне, Мортамак авыл җирлегендә авыл җыены үткәрелде. Җирлек башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров узган елгы эшләр белән таныштырды, быелгы ел бурычларына тукталды. Полициянең участок уполномоченные райондагы һәм җирлектәге криминоген хәлгә тукталды. Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты...
-
Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә җыеннар үтте
Чукмарлыда һәм Петровка Заводта җыеннар зур активлык белән үтте. Чукмарлыда - башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Һадиуллин, Петровка Заводта җирлек башлыгы Зилә Хуҗина 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Җыеннарда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов та катнаштылар һәм...
-
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык үз сорауларына җаваплар алды
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыров узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга планлаштырылганнарын атады. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Участок полиция хезмәткәре Руслан Харисов җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади...
-
Сарманлылар – соры хезмәт хакына каршы!
Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конвертта» бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин. Бу эшчеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен законда каралганча рәсмиләштермәүче, «соры» хезмәт хаклары түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә ярдәм итәчәк. Бер үк вакытта рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятенә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – он белән йомырка тәбәсе
Сезгә он белән йомырка тәбәсе рецепты тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 8 данә; - тары оны - 4 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - тоз, су, зәйтүн мае - тәм буенча. Йомырканы кәсәгә ватыгыз, тоз сибегез һәм бераз тотыгыз. Әкрен генә он сибегез, бутарга онытмагыз:...
-
Иске Кәшер авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнары белән уртаклашты. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок уполномоченные Руслан Харисов чыгышлары тыңланды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районның 2016 елдагы социаль-икътисади хәле...
-
Район газетасына һаман да язылып була
Хөрмәтле газета укучылар! Ниндидер сәбәпләр белән газетабызга быелның беренче яртысына языла алмый калган булсагыз, моны хәзер дә эшли аласыз. Газета сезгә февральдән килә башлаячак.