18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Район сайлау комиссияләре үз эшләрен намус белән башкардылар
2530 нчы Сарман сайлау участогында комиссия членнары бүгенге сайлаулар барышыннан канәгать калдылар. "Сайлаулар чиста һәм тыныч үтте", диләр алар.
-
Янурыс авыл җирлеге халкы сайлауларда актив катнашты
Янурыс авыл җирлегендә үткән сайлауларда халык активлык күрсәтте. Сайлаучылар үз тавышларын бирделәр. Тавыш биргәннән соң аларны чәй табынына чакырдылар.
-
Территориаль сайлау комиссиясендә эш кайный
Районның сайлау участоклары территориаль сайлау комиссиясе алдында хисап тоталар. Озакламый сайлау нәтиҗәләре дә билгеле булыр.
-
Өчөйле Саклауда сайлаулар оешкан төстә узды
Өчөйле Саклауда сайлаулар оешкан төстә үтте. Халык анда актив һәм бердәм булды. Күңел ачу да программага кертелгән иде.
-
Район халкы сайлауларда активлык һәм бердәмлек күрсәтте
Сарман районында сайлауларның нәтиҗәләре билгеле булды. Район халкының 98,1 проценты, сайлауларга килеп, үз тавышын бирде.
-
Районда сайлаулар оешкан төстә үтте
Бүген, 18 сентябрь көнне, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узды. Районда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барлыгы 43 сайлау участогы эшләде. Аларның барысында да сайлаулар халык активлыгында оешкан төстә үтте.
-
Сарман районында сайлаулар ачык һәм тыныч үтә
Әлеге сәгатькә район сайлаучыларының 90 процентыннан артыгы Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларның үзләре халык өчен ышанычлы дип санаганнарын яклап тавыш бирде. Райондагы 43 сайлау участогында да төрле партияләрдән күзәтүчеләр эшли. Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы урынбасары Алмаз Фәрхетдиновның хәбәр итүенчә, сайлаулар тыныч үтә. Бүлек бүген тулы составта һәм көчәйтелгән режимда...
-
Җәлилдә 71 % кеше сайлауларда тавыш бирде
Сәгать 14.00да Җәлилдә 7987 кеше тавышын бирде. Бу барлык сайлаучылардан 71 % тәшкил итә.
-
Шәрләрәмә авыл җирлеге халкы сайлауларда актив катнаша
Сайлаулар Шәрләрәмә авыл җирлегендә дә бара.
-
Сарманның 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары активлыклары белән аерылып тордылар
Сарман авылының 2532 нче сайлау участогы сайлаучылары быелгы сайлауларда аеруча актив булдылар. - 15.00 сәгатькә әлеге участокта теркәлгән сайлаучыларның 90 проценты, ягъни 967 сайлаучының 871 е Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның халык өчен иң кулай дип санаганнары өчен тавыш бирделәр. Сайлаулар бик тыныч һәм бердәм бара, - диде сайлау участогы рәисе...
-
Азалакта сайлаулар бара
Азалак мәдәният йортында сайлаулар үтә. Халык бик канәгать. Нәкъ бәйрәмдәгечә күңел ача. Рәхәтләнеп кунак булып, бер-берсе белән аралашып ял итә.
-
Зур Нөркәй авыл җирлегендә халык сайлауларда теләп катнаша
Зур Нөркәй авыл җирлегендә халык сайлауларда бик теләп катнаша. Алар сайлаулардан соң, табын артында коймак белән чәй эчеп, концерт номерлары карадылар, ә аннары күңелле биюләрдә катнаштылар.
-
Район халкының 78 проценты сайлауларга килгән
Район халкы актив рәвештә сайлауларга килә. Сайлау участокларында чиратлар кими бара. Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, район халкының 78 проценты тавыш бирүдә катнашкан инде.
-
Җәлилдә халык сайлауларга актив бара
Җәлилдә сайлаулар 8 участокта үтәләр. 8 тулганчы ук сайлау участоклары ишек төпләрендә чират җыелган иде. Халык сайлауларда бик актив катнаша, 2537 участокта 10.20 сәгатьтә 40 % кеше тавышын биреп өлгерде. Ел саен беренчеләрдән булып Дәрәҗәт абый Садыйков үз тавышын бирә. Яше 80нән өстә булуга карамастан, бүген дә ул тавышын беренче...
-
Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Сарманда сайлады
Якташыбыз - республика Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов мөһим сәяси вакыйга көнендә туган якларына кайтты. Ул Сарман урта мәктәбе бинасына урнашкан 2530 нчы номерлы сайлау участогында киләчәгебез өчен тавыш бирде.