18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Район халкын сайлау участокларында көтәләр
Дуслар! Ә сез сайлауларга бардыгызмы әле? Әлегә бармаган булсагыз, ашыгыгыз - сезне сайлау участокларында көтәләр. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Сезнең тавыш - мөҺим!
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сайлауларда үз тавышын бирде
Районда VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар дәвам итә. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин яшәү урыны буенча Сарман урта мәктәбе сайлау участогында сайлады.
-
Районда 461 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә
Сарман районында 43 сайлау участогының барысы да, сәгать 8 тулуга, ишекләрен ачтылар. Күбесендә халык, аларның ачылганын да көтмичә, иртә итеп килгән иде. Участокларда аларны якты йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршыладылар. Районда 27852 сайлаучы бар. Аларның 461е бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Җәлил бистәсеннән Динар Кәримов, Петровка...
-
Сарманның 2533нче санлы сайлау участогына халык сәгать 8 тулганчы ук килгән иде
Сарманның 2533нче санлы сайлау участогына да халык сәгать 8 тулганчы ук килгән иде. Аларны участокта ачык йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Беренче сайлаучыларга кечкенә бүләкләр дә бар иде. - Безнең участокта сайлаучылар шулай актив. Вакыйганың мөһимлеген аңлыйлар, - ди комиссия рәисе Резедә Вәлиева. Бинада Сарман...
-
Районда сайлау участоклары эшли башлады
Бүген, 18 сентябрьдә, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үтә. Районда 43 сайлау участогы 8.00 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрде. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәкләр.