18 июль 2012 яңалыклары
-
Питрау килде…
Борынгы бабаларыбыз Питрау көненә көзге уҗым басуын сөрүне төгәлләгәннәр. "Питрауга кадәр пар җирләрен сөрергә, Ильин көненә кадәр тырмаларга, Спаска кадәр чәчәргә", - дигәннәр алар. "Петрок килер, яфрак өзәр", - дип тә әйткәннәр борынгы бабаларыбыз. Бу көнне агачлардан беренче сары яфраклар коела башлый. Ә 12 нче июльдә Ләке авылында Питрау бәйрәме...
-
Башланды
Быел табигать һәр нәрсәне ашыктыра. Язы да иртәрәк килеп, кыр-бакча эшләре дә иртәрәк башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы И.Салиховның хәбәр итүенчә, район басуларында игеннәрне тәрбияләү эше төгәлләнгән. Чүп үләннәренә каршы - 90500, авыруларга каршы - 16200, зарарлы бөҗәкләргә каршы 44 мең гектар мәйдан эшкәртелгән. Шушы көннәрдә...
-
Алар да – безнеке
"Алар да - безнең кешеләр. Яңа тормышка ничек җайлы яраклашсалар, проблемалар да шулкадәр ким булачак", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеокиңәшмә режимында Кремльдә үткән Республиканың куркынычсызлык Советы утырышында , төрмәдән чыкканнарга да ярдәм кирәклеген искәртеп. Билгеле булганча, бүгенге көндә иректән мәхрүм итү урыннарында 13 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның...
-
хәбәрләр 18 июль
ХӘБӘРЛӘР: 18 июль Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте тарихи- мәдәни мирас елы уңаеннан истәлекле урыннарга сәяхәтләр,экскурсияләр оештыра. Ветераннар Болгарда , Алабуга шәһәрендә булдылар. 18 июльдә күрше Башкортстанга, Кандра күленә киттеләр .Сәфәрдә - авыл җирлекләренең ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре , ветераннар хәрәкәте активистлары. Соңрак Биләргә, Казанның Кол Шәриф мәчетенә ,...
-
“Ак төннәр”дә – Сарман егете
1 июльдә Санкт-Петербургта "Ак төннәр" дип исемләнгән XXIII халыкара марафон үтте. Анда 34 илдән 1013 кеше катнашты. Ир-атлар - 42 километр 195 метр, хатын-кызлар 10 километр дистанциядә көч сынашты. 1990 елдан бирле үткәрелеп килүче марафонның чикләре елдан-ел киңәя. Быел анда Татарстаннан да 4 кеше катнашты. Шуларның берсе - Сарман авылыннан...