18 февраль 2020 яңалыклары
-
Иске Имән балалар бакчасында Мияссәрә әбигә багышлап “Хәтер сандыгы” тутырылды
Иске Имән балалар бакчасында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап почмак ясап куйдык. Легендар Бөек Ватан сугышы ветераныбыз -101 яшьлек Шакирова Мияссәрә Шакир кызына багышлап “Хәтер сандыгы” тутырылды.
-
Сарман райондашлары белән хушлаша
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Илшат Илгизәр улы Кушаев вафат булды. Ул 1963 елның 3 июлендә Сарман авылында туган.
-
Илһам Шакиров фестивале лауреатлары ачыкланды
14 февраль көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә якташыбыз – татар халкының мәшһүр җырчысы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган чара – җырчы исемендәге “Илһам чишмәсе” II ачык балалар җыр бәйгесе үткәрелде.
-
Райондашларның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ничә көн ял итәчәкләре билгеле
2020 елда 23 февраль якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә, 24 февральгә күчерелә, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
-
Өлкән яшьтәгеләрне финанс грамоталылыгына өйрәтәчәкләр
18 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрының кинозалында Казан Дәүләт университеты укытучылары район пенсионерлары белән очрашу-уку уздырачаклар.