17 август 2017 яңалыклары
-
Район территориясендә "Тоннель" чарасы узды
16 августта район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Салкын Чишмә-Александровка юлының 5-6 километрларында 16.30 сәгатьтән 17.30га кадәр "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 12 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозучыга беркетмә төзелде. Иң күп кагыйдә бозу - 7 - куркынычсызлык каешларын эләктермәү белән бәйле булды. 2 кешегә иминиятләү полисыннан башка йөргән өчен штраф салынды. Берешәр...
-
"Сарман" агрофирмасы савымчысы Ландыш Габделхакова Әтнәдә район данын яклый
Бүген Әтнә районының "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы базасында Савымчыларның 44нче республика конкурсы башланды. Анда район данын "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк комплексы савымчысы Ландыш Габделхакова яклый. Ул район савымчылары конкурсында җиңгән иде.
-
Районда мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелә
Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк - болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде. Традицион киңәшмәнең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, пленар...
-
Район басуларында урып-җыю эшләре бара
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 17 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиңел шоколад-эремчек десерты
Сезгә җиңел шоколад-эремчек десерты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: эремчек - 500 грамм; желатин - 2 аш калагы; сөт - 1 стакан; какао - 5 аш калагы; шикәр - 4 ашкалагы. Желатинны 40 минутка салкын суга салабыз. Блендерда эремчекне шикәр белән ышкыйбыз. Сөтне җылытабыз (кайнатмыйбыз), бу эшне микродулкынлы мичтә эшләргә...
-
Район үзешчәннәре Мөслим районында концерт куйдылар
Кичә район мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары Мөслим районының Мәллә-Тамак авылына зур концерт белән чыктылар.
-
Сарман районында балыкчыны ток сугып үтергән
15 августта Минзәлә елгасының Сөлек авылы тирәсеннән үткән өлешенең яр буенда электр тогы суккан билгеләре булган ир-ат гәүдәсе табылган. Фаразлар буенча, 61 яшьлек Яр Чаллы кешесе үзенең танышы белән балык тотарга килә. Берникадәр вакыттан соң танышы аны чакыра, тик җавап ишетми. Ул аны эзләргә китә һәм үле килеш таба. Шулай...
-
Сарман кызлары һәм егетләре өчен быелгы җәй аеруча күңелле үтте
Җәйге каникулларны һәркем көтеп аладыр. Рәхәтләнеп ял итәсең, кунакка барасың, дуслар белән очрашасың, балыкка, җиләккә йөрисең һәм тагын бик күп кызыклы мизгелләр кичерәсең. Инде җәйге яллар тәмамлануга да санаулы көннәр калып бара. Озакламый мәктәпкә укырга барасы. Сарман авылының аръяк ягындагы урамнарда яшәүче кызлар һәм егетләр өчен быелгы җәй аеруча күңелле...
-
"Сарман" киноучреждениесе Актаныш районы лагеренда кино күрсәтә
Бүген "Сарман" киноучреждениесе Актаныштагы "Бүләк" балалар лагерына кино куярга бара . Ул "Егет сүзе бер була" дип атала.