17 август 2012 яңалыклары
-
хәбәрләр 17 август
ХӘБӘРЛӘР: 17 август Район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә.Игеннәр барлык мәйданнарның 90 процентында җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 28,1 центнер уңыш алына Көзге чәчү эшләре башланды-300 гектарда арыш чәчелде. Силос салуга да керештеләр. Күп тарифлы счетчикларны җитештерүче заводлар аларны кышкы вакытка күчүгә программалаштырган .Алар 28 октябрьгә кадәр автомат рәвештә кышкы...
-
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!”
Җәмгыятьтә барган социаль үзгәрешләр чорында бар кеше дә тигез булып бетә алмый, шуңа аз керемлеләр өчен республикада адреслы ярдәм программасы тормышка ашырыла. Менә бишенче ел инде Президентыбыз Р.Миңнеханов инициативасы белән "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе үтә. Аның максаты: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керемле, күп балалы гаиләләрдә...
-
Азык бар, продукция дә булыр
Авыл кешесе абзарындагы терлегенә кышка җитәрлек азык әзерләмичә, тынгылык белми. Агрофирмаларда да шулай ул. Азыкны ел ярым, ике еллык запас белән әзерлибез хәтта. Малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен, шартлы бер баш терлеккә 30 центнердан да ким булмаган күләмдә азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Безнең «Нөркәй» агрофирмасында бу мәсьәлә беркайчан да күз...
-
Фитыр садакасын – ризыклата
Фитыр садакасын бар кеше дә бирергә тиешме? Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) әйтте: Аллаһның илчесе фитыр садакасын һәрбер ир-ат, хатын-кыз, гомумән, өлкән һәм кече яшьтәге барча мөселманнарга фарыз кылды. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр балалары үсеп, акча эшли башлаган яки...
-
Иң мөбәрәк кичә
Бу кичәдә кадерле бер фәрештә аша кадерле бер өммәткә кадерле бер китап иңдерелгән. Шуңа күрә ул Кадер кичәсе диелгән. Ислам дөньясында айлар арасында - Рамазан ае, көннәр арасында - Җомга көн, кичәләр арасында - Кадер кичәсе иң мөкатдәс буларак кабул ителгән. "Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай...
-
Бәйрәмнәрнең бәйрәме
Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барлык тормышны, һәрнәрсәне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә мактау-данлауларыбыз, бәндәләрнең иң сөеклесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбыз булса иде. Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме. Ураза - ул нәфсеңне җиңә алу, бер ай...