16 май 2017 яңалыклары
-
Районда Сабантуйлар июль аенда булачаклар
Быел Сабантуй район үзәгендә - 1 июльдә, Җәлил бистәсендә һәм авылларда 2се булачак.
-
Район хат ташучылары конкурста катнаша алалар
Район газетасына 2017 елның икенче яртысына яздыруда стимул булдыру максатыннан, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итә. Анда районның барлык хат ташучылары һәм почта бүлекчәләре катнаша ала. Җиңү өчен газетага яздыруда 2016 елның икенче яртысына караганда максималь үсешкә ирешергә кирәк. Шулай ук подписка тыгызлыгы да...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җир җиләге һәм бөтнек белән кефир
Сезгә җир җиләге һәм бөтнек белән кефир рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кефир - 300 миллилитр; - җир җиләге - 100 грамм; - бөтнек - 1 сабак; - шикәр - 1 аш калагы. Җир җиләге белән шикәрне блендерда бутыйбыз. Кефир һәм бөтнек өстибез, тагын бер кат әйләндерәбез. Барлыгы 5...
-
Район газетасына очсыз бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
Барлык почта бүлекчәләрендә бары тик 11 майдан 21 майга кадәр генә подписка ункөнлеге үтә. Бу көннәрдә «Сарман»га ташламалы бәяләрдән - 614 сум 58 тиенгә языла аласыз!
-
Район халкы "Минем бабай (әби) – җиңүче" конкурсында активрак булырга тиеш
Дуслар! Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан без яңа акция игълан иткән идек. Ул "Минем бабай (әби) - җиңүче" дип аталды. Сездән сугыш яки тыл ветераны булган бабагыз яки әбиегез белән төшкән фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрү таләп ителә. Фотолар элеккеге заманныкы да, хәзерге вакытныкы булса да ярый. Бераз мәгълүмат та кирәк...
-
Сарманда "Гаиләм – бәхет учагы" дигән бәйрәм узды
Кичә Сарманның "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында "Гаиләм - бәхет учагы" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Зур концерт һәм күңелле уеннар оештырылды, соңыннан дискотека булды.
-
Районда тизлек режимын бозучылар күп
12-14 майда кичке якта ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 8-14 май көннәрендә Юл иминлегенең дүртенче Глобаль атналыгы барды. Быел аның максаты тизлек режимын бозучыларны кисәтү иде. Рейдлар барышында ЮХИДИ инспекторлары участок инспекторлары ярдәме белән 21 тизлекне арттыру очрагын ачыкладылар. Шулай ук куркынычсызлык каешларын кулланмаучыларның...