15 апрель 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә шахмат буенча район беренчелеге узды
Бүген Җәлил поселогында укучылар спартакиадасы кысаларында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Анда хуҗалар командалары өстенлек итте - Җәлилнең икенче санлы мәктәбе җиңүче булды, Җәлил гимназиясе икенче урын алды, Җәлилнең беренче санлы мәктәбе өченче булды.
-
Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтәчәк
26 апрельдә - Габдулла Тукайның туган көнендә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" үзәк китапханә белән берлектә «Тукай, син мәңге яшь» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырачак. Аның программасы нигезендә мәктәп командалары арасында әдәби ярыш оештырылачак. Мәктәпләрдән бәйрәмдә катнашу өчен заявкалар 22 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмә өчен телефоннар: 2-40-31, 2-42-33.
-
"Сарман" газетасы "Мы помним и чтим" конкурсында кызыксындыру призына ия булды
«Татнефть» компаниясе республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, журналистлар берлеге белән берлектә массакүләм матбугат чаралары арасындаБөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Мы помним и чтим» дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Аннан без дә читтә кала алмадык. Һәм менә шушы көннәрдә шатлыклы хәбәр алдык: «Сарман» газетасы конкурста кызыксындыру призына ия булган.
-
Районда өмәләр дәвам итә
Санитар-экологик икеайлык кысаларында бүген үзәк ял паркында өмә үтте. Һәрбер оешма үзенә бүленеп бирелгән территориядә эшләде: чүпләрне, коелган яфракларны җыйды, агачларны агартты. Әлбәттә, бу эштән "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Шулай ук без үзәк территориясен дә чүпләрдән чистарттык, агачларны агарттык. Сүз уңаеннан Бүген Экологик белемнәр көне дә билгеләп...
-
Сарман районында Язгы игелек атнасы башлана
Язгы игелек атнасы - һәр елны ил күләмендә үткәрелә торган ирекле акция. Ул Россиядә 1997 елдан башлап төрле оешма-учреждениеләр, аерым шәхесләр белән оештырыла торган хәйрия чаралары нигезендә уздырыла. Әлеге акциядән Сарман районы да читтә калмый. Ел саен төрле хәйрия чаралары, ялгыз өлкәннәргә, балаларга адреслы ярдәм, экологик чаралар, җәмәгать урыннарын төзекләндерү,...