Сарман районында Язгы игелек атнасы башлана
Язгы игелек атнасы - һәр елны ил күләмендә үткәрелә торган ирекле акция. Ул Россиядә 1997 елдан башлап төрле оешма-учреждениеләр, аерым шәхесләр белән оештырыла торган хәйрия чаралары нигезендә уздырыла. Әлеге акциядән Сарман районы да читтә калмый. Ел саен төрле хәйрия чаралары, ялгыз өлкәннәргә, балаларга адреслы ярдәм, экологик чаралар, җәмәгать урыннарын төзекләндерү,...
Язгы игелек атнасы - һәр елны ил күләмендә үткәрелә торган ирекле акция. Ул Россиядә 1997 елдан башлап төрле оешма-учреждениеләр, аерым шәхесләр белән оештырыла торган хәйрия чаралары нигезендә уздырыла.
Әлеге акциядән Сарман районы да читтә калмый. Ел саен төрле хәйрия чаралары, ялгыз өлкәннәргә, балаларга адреслы ярдәм, экологик чаралар, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, спорт ярышлары, спартакиадалар, флешмоблар һәм башка күптөрле чаралар оештырыла.
Быел акция кысаларында үткәрелә торган игелекле эшләр эстафетасы 16 апрельдә старт алачак. Эстафета #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» «Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр» девизы астында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев