13 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Җәлилдә бокс турниры узачак
22-24 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы уңаеннан бокс буенча турнир үткәреләчәк. Аңа Татарстанның башка районнарыннан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Эл, Чувашстаннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән дә спортчылар чакырылды. Турнирны ачу тантанасы 22 ноябрьдә Мәдәният сараенда 18:00 сәгатьтә башланачак.
-
Сарман районында диспансерлаштыру дәвам итә
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры боерыгы нигезендә быел республикада, шул исәптән безнең районда да, аерым категория гражданнар - 21 яшьтән алып өлкәнрәкләр, өч яшь аермалыгы белән, бушлай диспансерлаштыру үтә. Район үзәк хастаханәсе яше туры килгәннәрне әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакыра. "Хастаханәгә килгәндә, үзең белән мәҗбүри медицина иминияте полисының,...
-
Сарман районында күрү буенча 180 инвалид яши
Бүгенге көн истәлекле даталар арасында Халыкара сукырлар көне буларак та билгеләп үтелә. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы карары нигезендә, сукырлар өчен мәктәпләр һәм предприятиеләр ачкан француз педагогы Валентин Гаюи хөрмәтенә, ул туган көнгә туры китереп билгеләнә. Сукырлар өчен беренче шрифтны да нәкъ менә ул уйлап таба. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә,...
-
Җәлил кызы Рената яшүсмерләр арасында шахмат турнирында чыгыш ясады
1 ноябрьдән 11 кадәр Самара өлкәсенең Красноярск шәһәрендә яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә шахмат турниры үтте. Анда Россиянең 14 регионыннан 460 яшь шахматчы катнашты. Бәйгедә район данын Җәлил икенче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рената Сөләйманова яклады. 9 мөмкинлектән 6 очко җыеп, ул дүртенче урынны алды. Турнир нәтиҗәләре...
-
Сарман районында нинди матбугатны хуп күрәләр?
Мәгълүм булганча, 2014 елның беренче ярты еллыгына газета-журналларга язылу бара. Без подписка, аеруча "Сарман" газетасына язылу акрын барган авыллар - анда яшәүчеләр, почта хезмәткәрләре белән элемтәгә кереп, төп сәбәпне ачыкларга тырыштык. Мөнҗия Шакирҗанова, Чураш авылы, пенсионер: - Бездә күбесенчә өлкәннәр яши. Беришләре кышка балалары янына китә. Яшьләр Яр Чаллы шәһәренә...