Сарман районында күрү буенча 180 инвалид яши
Бүгенге көн истәлекле даталар арасында Халыкара сукырлар көне буларак та билгеләп үтелә. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы карары нигезендә, сукырлар өчен мәктәпләр һәм предприятиеләр ачкан француз педагогы Валентин Гаюи хөрмәтенә, ул туган көнгә туры китереп билгеләнә. Сукырлар өчен беренче шрифтны да нәкъ менә ул уйлап таба. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә,...
Бүгенге көн истәлекле даталар арасында Халыкара сукырлар көне буларак та билгеләп үтелә. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы карары нигезендә, сукырлар өчен мәктәпләр һәм предприятиеләр ачкан француз педагогы Валентин Гаюи хөрмәтенә, ул туган көнгә туры китереп билгеләнә. Сукырлар өчен беренче шрифтны да нәкъ менә ул уйлап таба.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда яшәүче халыкның ун процентын инвалидлар тәшкил итә. Алар арасында талантлы кешеләр аеруча күп, диләр. Сукырлардан исә Борынгы грек шагыйре Гомер, Болгария күрәзәчесе Ванга, атаклы музыкант англияле Рэй Чарльз, италияле опера җырчысы Андреа Бочелли исемнәрен атау да җитәдер. Хәтта сукыр килеш кыя-тауларга менүчеләр дә бар. Үзебезнең районның Зур Нөркәй авылында яшәүче гармунчы, курайчы һәм башка уен коралларын биш бармагыдай белүче егет Рамил Вәлиуллинны гына күрегез! Сокланмаслыкмы аларга?! Рамил турында газетабызның 21 август санында «Тормыш аны еламаска өйрәткән» дигән язма да чыкты.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә ел саен дүрт процент бала сукыр яки начар күрүчән булып туа. Кемнәрдер аңа бәхетсезлек очраклары аркасында таралар, кемнәрдер сәламәтлекләре буенча күрмәскә әйләнәләр.
- Үз сәламәтлегең турында вакытында кайгыртырга кирәк , - ди Александровка авылында яшәүче күрү буенча икенче группа инвалид Рәшит абый Газизуллин. - Миндә глаукома авыруы 2009 елда сиздерә башлаган иде үзен. Җәлилдән табиблар Әлмәткә хастаханәгә юллама биргәч тә, мәшәкатьле чак, дип, бармый йөрдем. Аннан 2010 елгы корылык проблемалар тудырды. Ике ел вакыт үтте шулай. Барганда, инде соң иде - бер күзем күрмәс булды. Инде икенчесе дә начар күрә. Менә яраткан газетам «Сарман»ны да укый алмыйм хәзер. Операция дә ясатып карадым, соңарганмын. Шулай да бирешергә исәп юк. Мәчеткә йөрим, умарталар бар, аларны бетермәскә иде. Кызны өйрәтәм ул эшкә. Заманында механизатор да булып эшләдем, хат ташучы да, көтүче дә, умартачы да булдым, комсомолда да актив идек. «Мин председатель һәм бухгалтер гына булмадым», дип шаяртам да әле. Ә күрмәүдән дә авыры юк, Ходай дошманыңа да язмасын аны. Иң беренче урында сәламәтлек торырга тиеш.
Сүз уңаеннан
Районда күрү буенча 180 инвалид яши. Аларның 7се - балалар, 173е - зурлар.
Мондый инвалидларга табиб билгеләгән шәхси программа буенча кирәк-яраклар кайтартыла. Әйтик, яктырткычлы лупа, «сөйләшә торган» китаплар уку өчен плеер, магнитофоннар, флеш-карталар.
Ә сез беләсезме?
Мәскәүдә профессор, офтальмолог һәм эшмәкәр Игорь Медведев «Караңгылыкта» дигән ресторан ачкан. Ул унбиш урынлы, анда кергәндә, кешеләр барлык яктырткыч әйберләрен калдыралар. Ресторанда сукырлар хезмәт күрсәтә, һәм, әйтүләренчә, кергән барлык табыш Бөтенроссия сукырлар җәмгыятен җәелдерүгә юнәлтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев