13 март 2017 яңалыклары
-
Сарман аграр көллияте базасында агрофирмалар хезмәткәрләрен укыттылар
Бүген Сарман аграр көллияте базасында агрофирмалар хезмәткәрләрен укыттылар. Төрле оешмалардан килгән белгечләр (алар арасында Австрия фирмасы белгече дә бар иде) терлек азыгы әзерләү тәртибе, саву аппаратлары эше һәм яшь бозауларны үз юнәлешендә үстерү буенча чыгыш ясадылар. Иртәгә ветеринария табиблары өчен укулар үтәчәк.
-
Район егетләре өстәл теннисы буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
1-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында укучыларның республика спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге узды. Ярышларда 20 команда катнашты. Гомумкоманда беренчелегендә безнекеләр җиденче булдылар. Егетләребез исә уңышлы чыгыш ясадылар. Финалда Казан уенчыларына гына оттырып, икенче урынны алдылар. Район данын республика олимпия резервы мәктәбендә...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак һәм гөмбә белән токмач
Сезгә кабак һәм гөмбә белән токмач рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - феттучини пастасы - 500 грамм; - кабак - тәм буенча; - шампиньоннар - 200 грамм; - тавык шулпасы - 500 миллилитр; - ак май - 50 грамм; - сарымсак - 4 тырнак; - каймак - 100 грамм; -...
-
Өчөйле Саклауда Нәүрүз бәйрәме үтте
"Нәүрүз" ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңайдан Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм белән килгән халыкны Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Лилия Габидуллина тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Матур...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсында катнашучылар район кинотеатрларында мультфильм карадылар
Шимбә көнне, 11 мартта, "Мин әнигә булышам" конкурсында катнашучылар "Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында мультфильм карадылар. Конкурсның җиңүчесе - Юлтимер авылыннан Әминә Миңнәхметова.
-
"Сарман" кинотеатрында "Тапшырылмаган хатлар" фильмын күрсәтү башланды
10 мартта «Сарман» кинотеатрында район үзәк китапханәсе коллективы Гадел Кутуй повесте буенча эшләнгән беренче тапкыр экранга чыккан «Тапшырылмаган хатлар» (режиссер - Рөстәм Рәшитов) нәфис фильмын карадылар.