13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Авыл ветераннар советлары рәисләре "Шәфкать" үзәгендә район оешмалары җитәкчеләре белән очраштылар
"Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл ветераннар советлары рәисләре ял итү, дәвалану курслары үтәләр. Аларның ел да шушы вакытта район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашулары инде матур традициягә әверелде. График нигезендә көн саен берничә җитәкче белән очрашу планлаштырылган. Бу көнне өлкәннәр теге яки бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар,...
-
"Яшел ут" конкурсының район этабы башланды
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» конкурсының район этабы башланды. Ул январь-февраль айларында дәвам итәчәк. Район конкурсында җиңгән балалар бакчасы коллективы һәм аерым тәрбияче район данын яклау өчен Республика конкурсында да катнашачак. Конкурс барышында райондагы һәр балалар бакчасы юл иминлеге профилактикасы темасына...
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарының бүген һөнәри бәйрәме
1991 елның 13 гыйнварыннан бирле Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул елны ул 5 майда билгеләп үтелә торган Советлар матбугаты көнен алыштырды. 1997 елдан алып бу көнне яшь журналистлар проектларына ярдәм буларак грантлар һәм матбугат өлкәсендә Россия Президенты премиясе тапшырыла.
-
Сарманда Иске Яңа елны каршылаячаклар
Бүген - 13 гыйнварда Сарманның үзәк ял паркында Иске Яңа елны каршылау уңаеннан бәйрәм тамашасы булачак. Район үзешчәннәре җырлары, биюләре, кызыклы уеннар белән күңелегезне ачачак. Тамашага рәхим итегез! Башлана 18.00 сәгатьтә. 16+