"Яшел ут" конкурсының район этабы башланды
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» конкурсының район этабы башланды. Ул январь-февраль айларында дәвам итәчәк. Район конкурсында җиңгән балалар бакчасы коллективы һәм аерым тәрбияче район данын яклау өчен Республика конкурсында да катнашачак. Конкурс барышында райондагы һәр балалар бакчасы юл иминлеге профилактикасы темасына...
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» конкурсының район этабы башланды. Ул январь-февраль айларында дәвам итәчәк. Район конкурсында җиңгән балалар бакчасы коллективы һәм аерым тәрбияче район данын яклау өчен Республика конкурсында да катнашачак. Конкурс барышында райондагы һәр балалар бакчасы юл иминлеге профилактикасы темасына балалар белән шөгыль күрсәтергә тиеш. Бүген Сарманның икенче санлы «Лилия» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә «Авыл хуҗалыгы техникасы», «Светофорда кунакта» исемле шөгыльләр тәкъдим ителде.
Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев