Авыл ветераннар советлары рәисләре "Шәфкать" үзәгендә район оешмалары җитәкчеләре белән очраштылар
"Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл ветераннар советлары рәисләре ял итү, дәвалану курслары үтәләр. Аларның ел да шушы вакытта район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашулары инде матур традициягә әверелде. График нигезендә көн саен берничә җитәкче белән очрашу планлаштырылган. Бу көнне өлкәннәр теге яки бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар,...
"Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл ветераннар советлары рәисләре ял итү, дәвалану курслары үтәләр. Аларның ел да шушы вакытта район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашулары инде матур традициягә әверелде. График нигезендә көн саен берничә җитәкче белән очрашу планлаштырылган. Бу көнне өлкәннәр теге яки бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар, тәкъдимнәрен кертәләр. Бүген ветераннарыбыз белән очрашуда "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев, Җәлил газ участогы мастеры Илдус Галлямов, матбугат үзәге директоры Альбина Сабирова катнаштылар. Район тормышында әһәмиятле роль уйнаучы тынгысыз ветераннарыбыз һәркайсы үз авыллары өчен борчылып, андагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә торалар. Чыгыш ясаучы җитәкчеләргә алар су кертү, башня торышы, аерым хуҗалыкларга су ялгау, газ белән тәэмин ителеш, газ казаннарына, плитәләренә техник хезмәт күрсәтү тәртипләре, газ торбаларын буяу кебек мәсьәләләр белән бәйле мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр, газета битләрендә күрергә теләгән темалар буенча тәкъдимнәрен керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев