10 март 2016 яңалыклары
-
Якташыбыз Галиәсгар Камал исемендәге театрда эшли
Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән очрашу башкалабызның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында булды. Ул мине ачык йөз белән каршы алды, эчкерсез, гади итеп сөйләште. Бу көнне мәшһүр Камал театры сәхнәсендә Жан-Батист Мольерның "Дон Жуан» пьесасы буенча режиссер Фәрид Бикчәнтәев куйган спектакль...
-
"Себер Йолдызы"нда катнашучы Фирая Рамазановага сарманлыларның тавыш бирүе кирәк
Хезмәттәшебезнең туганы Фирая Рамазанова "Себер Йолдызы - Звезда Сибири" ачык региональ конкурста катнаша. Аңа тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез: Фирая Рамазанова
-
"Яз гүзәле"н бергә сайлыйбыз!
Кадерле дуслар! "Яз гүзәле" конкурсына нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Без җиңүчене үзебез сайларбыз дигән идек, тик, тагын бер кат катнашучылар белән танышып чыккач, аларның барысы да "Яз гүзәле" исеменә лаек дип таптык. Шуңа күрә җиңүчене сайлауны сезнең хөкемгә калдырдык. "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә "Яз гүзәле" дигән фотоальбом ясыйбыз, катнашучыныж...
-
Сарманда Клара Булатованың якынлашып килүче юбилее уңаеннан "Затлы шигърият иясе" дигән кичә үткәрелде
18 мартта - якташыбыз, шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бүген, 10 март көнне, "Сарман" кинотеатрында "Затлы шигърият иясе" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбызны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәдә шулай ук шигырь сөючеләр, якташыбызның иҗатын...
-
Сарманды язгы һава торышы урнашты
Бу көннәрдә Сарманда чын язгы һава торышы урнашты. Иртән суык сыман булып китә дә, көндез җылытып куя. Алдагы көннәрдә дә шулай булчак, ә менә киләсе атна башыннан суытачак.
-
"Яз гүзәле". Сарманнан Индира Әһелтдинова
"Исәнмесез, минем исемем Индира. Миңа 2 яшь. Минем "Яз гүзәле" конкурсында катнашасы килә. Сезгә фотоларымны җибәрәм. Рәхмәт", дип язып җибәрде Сарманнан Индира Әһелтдинова.
-
"Яз гүзәле". Сарманнан Камилә Мәүлиева
Сарманнан Камилә Мәүлиевага дүрт яшь. Кызчыкның әнисе Лилия безгә аның турында язып җибәрде. Алтынымдыр син минем, Көмешемдер син минем, Бигрәк матурдыр үзең, Юктыр килмәгән җирең. Матур итеп сөйлисең, Назлы итеп көйлисең, Йокың килсә ятасың, Көйсезләнеп тормыйсың. Ә без тагын бер кат искәртәбез - бүген конкурска нәтиҗә ясалачак.
-
Иске Кәшердә "Супер әбиләр" бәйге-тамашасы үтте
7 мартта Иске Кәшер авыл мәдәният йортында "Супер әбиләр" бәйге-тамашасы булды. Анда "Умырзая" һәм "Ялкын" командалары көч сынашты. Ярышлар арасында җыр-биюләр , шаян күренешләр тамашачы күңеленә хуш килде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык белән французча сыр ашы
Сезгә тавык белән французча сыр ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 500 грамм; - йомшак сыр - 200 грамм; - бәрәңге - 400 грамм; - суган - 150 грамм; - кишер - 180 грамм; - ак май, тоз, тартылган кара борыч, яшеллек, кыздырылган ипи кисәкләре -...
-
Сөлек халкы бәйрәм чараларыннан канәгать калды
"Картаймый әле безнең күңелләр, беркайчан да бирешәчәк түгелләр." исемле концерт программасы белән Рафаил Гыйләҗев җитәчекчелегендә район ветераннары Сөлек халкын ял иттереп киттеләр. Асия Мостафинаның җырларына, Анна Гомәрованың, Ринат Гыйләҗевның дәртле биюләренә сокланмаган кеше булды микән? Залны гармун, курай,тальян, авыз гармуны, баян, аккордеон моңнарына күмүче Валентин Кузьмин, Рафаил Гыйләҗев, Рафис Уразаев...