9 октябрь 2014 яңалыклары
-
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгынга каршы өйрәнүләр узды
Сарман районында социаль мәгънәгә ия булган ике объект бар - Сарманда "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Җәлилдә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Аларның эшчәнлекләрен һәм аларда торучыларны (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) күздә тотып, әлеге объектлар махсус контроль астында торалар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка аларда даими рәвештә янгын вакытында...
-
Сарманлылар кышкы вакытка кире кайтачаклар
26 октябрьдә, якшәмбегә каршы төндә, Татарстан Республикасында, Россиянең башка регионнарында кебек үк, сәгать телләрен бер сәгатькә артка күчерәчәкләр. Шулай итеп, без кышкы вакытка күчәчәкбез. Моннан соң яңадан сәгать телләрен күчерү булмаячак. Исегездә булса, 2011 елда Россия Президенты инициативасы буенча кышкы һәм җәйге вакытка күчү гамәлдән чыгарылган иде. Хәзерге вакытта без...
-
Азалак мәктәбе укытучылары Болгарда булдылар
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары Болгарда булган борынгы архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, археологик казу эшләрен карадылар. Болгар шәһәре - һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу - үзе зур шатлык.
-
Сарманлыларны ноябрьдә озак яллар көтә
Татарстанда яшәүчеләрне ноябрь аенда дүрт көн рәттән яллар көтә. Шулай ук Республикада яшәүчеләр Россиянең башка регионнарында яшәүчеләргә караганда бер көнгә күбрәк ял итәчәкләр - 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. 4 ноябрьдә, белгәнебезчә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, без 1, 2, 3, 4, 6 ноябрь көннәрендә...