САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгынга каршы өйрәнүләр узды

Сарман районында социаль мәгънәгә ия булган ике объект бар - Сарманда "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Җәлилдә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Аларның эшчәнлекләрен һәм аларда торучыларны (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) күздә тотып, әлеге объектлар махсус контроль астында торалар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка аларда даими рәвештә янгын вакытында...

Сарман районында социаль мәгънәгә ия булган ике объект бар - Сарманда "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Җәлилдә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты. Аларның эшчәнлекләрен һәм аларда торучыларны (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) күздә тотып, әлеге объектлар махсус контроль астында торалар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка аларда даими рәвештә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү өчен тактик өйрәнүләр үтә. Шундый өйрәнүләрнең берсе 8 октябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үтте. Өйрәнүләрдә районның газ хезмәте эшчеләре, электрчылар, полиция хезмәткәрләре катнаштылар. Ахырда нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр ясадылар. Тулысынча алганда, өйрәнүләргә уңай бәя бирелде.

Әлеге хәбәрне янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов җиткерде.

Шулай ук укыгыз:

Сарман "Шәфкать" үзәгендә янгынга каршы планлы өйрәнүләр үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев