9 июнь 2017 яңалыклары
-
Иске Кәшердә урам бәйрәме үткәреләчәк
Иртәгә, 10 июньдә, 19.00 сәгатьтә Иске Кәшер авылының Комсомол урамы, 73 йорт янында "Дуслык" дип исемләнгән урам бәйрәме булачак. Рәхим итегез!
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында Сабантуй узды
Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында балалар Сабантуе узды. Концерт номерлары белән аралаштырып уздырылган татарча көрәш, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, колгадан әтәч алу, бау тартышу, чиләкләр белән су ташу һәм хәтта ат чабышлары да чын сабантуйлардагыча булды. Җиңүчеләргә кечкенә бүләкләр тапшырылды. Дуслар көне булгач, күпчелек ярышларда дуслык җиңде. Балалар үзләренең...
-
Өчөйле Саклау китапханәсендә күргәзмә оештырылды
Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Коррупция һәм ришвәтлек" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
"Сарман" агрофирмасында сенаж салуга керештеләр
"Сарман" агрофирмасында сенаж салуга керештеләр. Күпъеллык үлән уруга "МакДон" белән Марсель Сәлахиев чыкты. Ул кичә 34 гектарда үлән екты. Мансур Хафизов һәм Илдар Гыйләҗев, "Ягуар"лар белән үләнне җыйдыртып, туратып, төяп җибәрә башладылар.
-
Сарманлылар "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша алалар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – татарча салат
Сезгә татарча салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бозау ите (яки башка ит) - 300 грамм; - бәрәңге - 5 данә (400 грамм тирәсе); - кишер, чөгендер - 2 данә; - маринад өчен - 2 тырнак сарымсак, борыч, кориандр, шикәр, тоз, лимон согы яки серкә; - кәбестә - 200...
-
Районда җил көчәя
Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18метрга җитәргә мөмкин. (Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 9 июньдә көндез (12.00-18.00 сәгатьләрдә) Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Урыны белән яшен булу да ихтимал, дип кисәтә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү...
-
Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирәләр
Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары чираттагы бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар - бу юлы рус теленнән. Кичә 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме, география, химия, информатика һәм ИКТ фәннәре буенча төп дәүләт имтиханнары бирделәр. Хәзер "тугызлар"ның төрле сәбәпләр аркасында вакытында имтихан тапшыра алмаганнары өчен резерв көннәре бар - алар 19 июньдә...
-
Район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионатың финалында "ЭНЕРГИЯ" һәм үзәк хастаханә командалары очрашачаклар
Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионатның хәлиткеч уеннарга чират җитте. Кичә ярымфиналда район үзәк хастаханәсе командасы мәдәният бүлеге командасын 4:2 исәбе белән җиңде. Беренче ярымфинал 7 июньдә үтте - "ЭНЕРГИЯ" командасы "Благоустройство" командасын 4:0 исәбе белән тар-мар итте. Өченче урын өчен уенда, шулай итеп, "Благоустройство" һәм мәдәният...
-
Район халкы өчен чын дуслык нинди мәгънәгә ия?
9 июньдә үзенчәлекле, рәсми булмаган бәйрәм - Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәмедер, мөгаен. Җырларда да «Дустың булса, шундый булсын - синең өчен үләрлек» дип, юкка гына җырламыйлардыр. Әлеге бәйрәм алдыннан без газета укучыларыбыз арасында «Сезнеңчә, чын дуслык нәрсә ул?» дигән сораштыру үткәрдек. Резидә...
-
Район халкы Россия көнендә өстәмә ял итәчәк
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безне өстәмә ял көтә. Димәк, өч көн рәттән ял итәчәкбез - 10, 11 һәм 12 июнь көннәрендә.