8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Җәлилнең икенче мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм табыны әзерләнде
Укытучылар көне уңаеннан, Җәлил бистәсенең икенче мәктәбендә бәйрәм табыны әзерләнде. Аңа лаеклы ялдагы мөгаллимнәр дә чакырулы иде. Укытучылар хис-кичерешләре белән бүлештеләр, җылы хатирәләрне искә алдылар, яңа буын педагогларга киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Укучылар әзерләгән концерт программасы укытучыларның күңеленә хуш килде. Алар төрле биюләр, күңелле сәхнә өзекләре әзерләгәннәр иде. Хәбәрне мәктәпнең...
-
Ләшәү Тамакта көрәш буенча район Беренчелеге үтәчәк
16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтәчәк. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә үткәрелә. Ярышларның оештыручысы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү буенча җитәкчелекне район яшьләр эше, спорт һәм...
-
Сарман гимназиясе кубокка ия булды
3 октябрьдә Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" Боз сараенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар котладылар. Тантаналы чара кысаларында сәхнәгә республиканың "Белем бирү сыйфаты" рейтингы нәтиҗәләре буенча иң...