8 июль 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Сарманда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Сабантуй узачак
Иртәгә, 9 июльдә, 10.00 сәгатьтә район үзәк ял паркында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Программада - спорт уеннары, концерт номерлары, үзешчәннәр чыгышлары.
-
Ләке кызы Лиана Антонова "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша
Сарман районы Ләке авылы кызы Лиана Антонова "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша. Әлеге конкурс tuganaylar.ru сайтында бара. Тавыш бирү сайтның уң ягында урнашкан. Тавыш бирү
-
Районда үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар
Билгеле булганча, бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә үрнәк гаиләләрне билгеләп үтмәсәк, дөрес булмас иде. Шул рәвешле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Нәсыйбуллина, үзәкнең «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте кураторы Ләйсән Вәгыйзова, үзәкнең социаль эш буенча белгече Лилия...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мидияләр белән сарымсаклы крем-аш
Сезгә мидияләр белән сарымсаклы крем-аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - су - 200 миллилитр; - 10-20 % каймак - 150 миллилитр; - ак май - 1 чәй калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз - 1/3 чәй калагы; - яңа тартылган...
-
Район хуҗалыкларында сенаж хәзерләү тулы куәтенә бара
Район хуҗалыкларында сенаж хәзерләү тулы куәтенә бара. Агрофирмаларда терлекләргә бу сусыл азык барлыгы 65100 тонна хәзерләнде. Берьеллык үләннәр 1000 гектардан урып алынды, 10000 гектардагы күпьеллыкларның беренче катын уру төгәлләнде, икенче каты 400 гектарда урылды.
-
Сарманда "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дип аталган бәйрәм концерты булачак
Бүген, 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сарманда бассейн янындагы паркта "Мәхәббәт белән тулсын йөрәкләр" дип аталган бәйрәм концерты булачак. Башлану вакыты - 19.00 сәгать.
-
Районда комбайннар парады үтте
Кичә районда комбайннар парады, ягъни урып-җыю техникаларының 2016 ел уңышын җыюга әзерлекләрен тикшерү үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, җәмгыятьнең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, "Россельхозцентр"ның белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре катнашты. Әзерлекне бәяләү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы...