8 май 2016 яңалыклары
-
Карашай Саклауда "Алар даны – мәңгелек!" дигән бәйрәм узды
Карашай Саклау авылы мәдәният йортында "Алар даны - мәңгелек!" дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.
-
Дими Тарлауда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Бүген, 8 май көнне, Дими Тарлау авылында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, димитарлаулылар, читтә яшәүче авылдашлар, кунаклар һәм башкалар катнаштылар. Һәйкәлгә тәкыялар салынды, сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык...
-
Зур Нөркәйдә Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды
Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, Зур Нөркәй авылында һәйкәл янында митинг узды. Митинг алдыннан мәктәп укучылары патриотик җырлар белән һәм авылда беренче тапкыр үткәрелүче "Үлемсез полк" - бабалар портретлары белән парадка чыктылар. Митингны ачып, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин һәм "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү...
-
Район газетасына ташламалы яздыру ункөнлеге уздырылачак
12 майдан 22 майга кадәр барлык почта бүлекчәләрендә район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге уздырыла. Бу вакыт аралыгында "Сарман"га очызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә языла аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Бераз акчагыз янга калсын дисәгез, ашыгыгыз, сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Җәлилдә шахмат турниры үтәчәк
9 майда Җәлил поселогында, Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап, шахмат буенча район турниры уздырыла. Бәйге шахмат клубында 11.00 сәгатьтә башлана. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Рәхим итегез!
-
Гөлдания Хәйруллина якташлары халкы өчен концерт куя!
Бүген үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узачак. 18.00 сәгатьтә якташыбыз Гөлдания Хәйруллина концертын тамаша кыла аласыз. 20.00 сәгатьтә дискотека башлана.
-
Азалакта "Ветераннар даны мәңгелек" дигән кичә үтте
Азалак мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан "Ветераннар даны мәңгелек" дигән тантаналы кичә үткәрелде.