8 апрель 2016 яңалыклары
-
Район агрофирмаларында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Бүген район агрофирмаларында техникаларның, тагылма коралларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислек иткән комиссия тарафыннан башкарылды. Комиссиядә шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте , агрофирмалар белгечләре бар иде. Тикшерү «Җәлил» агрофирмасыннан башланды. Биредә...
-
ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин районга эшлекле сәфәр кылды
ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Районга визиты кысаларында министр Җәлил хастаханәсендә булды, район үзәк шифаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү, реанимация, йогышлы авырулар, балалар дәвалау бүлекләренә керде, авырулар белән сөйләште. Шулай ук ул модульле технология буенча яңа төзелеп...
-
"Иң матур кош оясы". Сарманнан Алмаз Мәхмүтов
"Әхмәтнәкыйп бабам беләм бергә оя ясадык, сыерчыклар килгәнен көтәбез" дип язды безгә Сарман урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Алмаз Мәхмүтов.
-
"Иң матур кош оясы". Күтәмәле мәктәбе укучылары
Күтәмәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Иң матур кош оясы" конкурсында катнашалар. "Канатлы дусларыбызны үзебез ясаган оялар белән, шатланып-сөенеп, каршы алырга без һәрвакыт әзер!" диләр алар.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шоколадлы дөге боткасы
Сезгә шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 200 грамм; - сөт - 500 миллилитр; - какао - 125 грамм; - шикәр комы - 50 грамм; - дарчин таякчыгы - 1 данә. 450 миллилитр сөтне, кайнатмыйча, җылытабыз. Дөге белән дарчин салабыз, аз гына утта җылытабыз. Калган...
-
Красноярск өлкәсендә хәрби хезмәт үтүче Рамил Шәрифуллин – Сөлек авылының сөлектәй егете
Сөлек авылы егете Рамил Шәрифуллин мәктәптә укыганда ук үзенең тырышлыгы, кечкенәләргә ярдәмчеллеге, өлкәннәргә ихтирамлы булуы белән аерылып торды. Тәртипле, һәр сүзен, һәр эшен уйлап, ахырына кадәр төгәл башкаручы егет ул. Бу күркәм сыйфатлар, әлбәттә, гаиләдә тәрбияләнә. Рамил өздереп гармунда да уйный, бик теләп авыл бәйрәмнәрендә катнаша. Нөркәй урта мәктәбен тәмамлагач,...
-
"Иң матур кош оясы". Зур Нөркәй мәктәбе укучылары
Традиция буенча, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен беренче сыйныф укучылары әтиләре белән берлектә яз көне кош оялары ясыйлар. Мәктәптә үткәрелә торган кошлар бәйрәмендә "Иң матур оя" конкурсы үткәрелә. Быелгы конкурста Хөснуллиннар гаиләсе ясаган оя беренче урынга лаек булды. Конкурста катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмнән сон беренче...
-
Районда күпләп кош-корт сатып алучыларга субсидия булачак
Республика Министрлар Кабинеты авыл халкын эшле һәм ашлы итү өчен аңа ярдәмнең төрле алымнарын гамәлгә кертә. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредитлар, нәселле терлек сатып алу, сыер, кәҗә асраучыларга терлек азыгы алу өчен субсидияләр... Узган елда кече фермалар төзергә ниятләүчеләргә 200 мең сумга кадәр субсидия бирелә башлады. Дәүләтнең мондый ярдәмен...
-
Кул эшләре осталары арасында конкурс. Иске Кәшердән Гөлнар Ганиева
"Мин кул эшләрен бик яратам. "Шәфкать" үзәгендә ял иткән чагымда газета кәгазеннән вазалар ясарга өйрәндем. Вазалары булгач, чәчәкләре дә кирәк бит инде, лилия, роза чәчәкләре бәйләп куйдым. Фантазиямне җигеп, вазамны да чәчәкләр белән бизәдем. Эш пошкан вакытларымда чәчәкләр, сумкалар, табанчалар бәйлим. Хәзерге вакытта гөл савытына "глоксиния" гөлен ясау белән мәшгульмен...