Районда күпләп кош-корт сатып алучыларга субсидия булачак
Республика Министрлар Кабинеты авыл халкын эшле һәм ашлы итү өчен аңа ярдәмнең төрле алымнарын гамәлгә кертә. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредитлар, нәселле терлек сатып алу, сыер, кәҗә асраучыларга терлек азыгы алу өчен субсидияләр... Узган елда кече фермалар төзергә ниятләүчеләргә 200 мең сумга кадәр субсидия бирелә башлады. Дәүләтнең мондый ярдәмен...
Республика Министрлар Кабинеты авыл халкын эшле һәм ашлы итү өчен аңа ярдәмнең төрле алымнарын гамәлгә кертә. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредитлар, нәселле терлек сатып алу, сыер, кәҗә асраучыларга терлек азыгы алу өчен субсидияләр...
Узган елда кече фермалар төзергә ниятләүчеләргә 200 мең сумга кадәр субсидия бирелә башлады. Дәүләтнең мондый ярдәмен районда былтыр тугыз кеше алды. Быел да бу төр ярдәмнән файдаланырга теләүчеләр шактый. Ә аның шартлары турында без язып чыккан идек инде. Кимендә сигез башка исәпләнгән торак 2015 елда төзелә башлаган һәм ел башына хуҗалык кенәгәсендә кимендә өч баш сыер булырга тиеш иде. Аны төзеп бетереп, алты айда мал белән тутыру шарты да куелды. Быел биш башка исәпләнгән торак төзесәң дә, субсидиягә өметләнә аласың, тик ул 100 мең сумга кадәр бирелә.
Алай гына да түгел, авыл кешесенә күрсәтелә торган мондый ярдәм төрләре быел тагын да аттырылды. Күпләп кош-корт сатып алучыларга да булачак субсидия. Күпләп дию субсидияне кимендә - 50, әмма 100 баштан артмаган бройлер чебие, үрдәк, каз бәбкәсе, күркә сатып алучыларга бирүне аңлата. Бер чебигә ул - 30, үрдәк бәбкәсенә - 80, каз бәбкәсенә, күркәгә 100 сумнан түләнәчәк. Шартлары: бәбкә, чебиләр быел 1 январьдән 1 июньгә кадәр республикада теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиешләр.
Субсидиянең тагын бер төре нәселле кәҗә алучыларга бирелә. Бер хуҗалыкка биш башка кадәр кәҗә алырга мөмкин, бер кәҗәгә 8000 сум субсидия булачак. Шарты: кимендә биш кәҗәне биш ел дәвамында асрарга кирәк.
Сыер, кәҗәгә азык өчен генә түгел, бия асраучыларга да азыкка субсидия булачак быел. Бер башка - 3000 сум исәбеннән. Шарты: быелның 1 январена хуҗалык кенәгәсендә биянең теркәлгән булуы һәм ел ахырына кадәр асрау.
Алай гына да түгел, быел сыерларга ветеринарлар тарафыннан уздырылган профилактика чаралары, аларны ясалма орлыкландыруга киткән чыгымнарны каплауга да субсидия бар. Бер баш сыерга - 300 сум исәбеннән. Шарты: профилактик чара уздыруга район ветеринария берләшмәсе белән килешү төзү, ясалма орлыкландыруның нәтиҗәле булуы.
Бу субсидияләрне алу өчен авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза язу тәртипләре, барлык шартлары республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында "Гранты фермерам, сельхозпроизводителям и субсидии ЛПХ" дигән бүлектә дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев