8 февраль 2017 яңалыклары
-
Район үзәк чыршысы конкурста өченче урын алды
Дуслар! Сарманның үзәк чыршысы "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсында катнашкан иде. Сез аңа тавыш та бирдегез. Аларның файдасы тиде - аерым номинациядә безнең чыршы Тәтеш районы белән өченче урыннарны бүлеште. Конкурс нәтиҗәләре
-
Җәлилдә Индус Мәрданшинны искә алдылар
Январь башында "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсен күп еллар җитәкләгән шагыйрь, хөрмәтле каләмдәшебез, Җәлилне шигъри бистә итүгә зур көч куйган шәхес - Индус Мәрданшинга, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан бүген поселокта "Һәркемнең дә була үз көзе" дигән шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда шигырь сөючеләр, иҗат әһелләре,...
-
Сарманлылар "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша алалар
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Әлмәт мәктәбе укучылары һөнәр сайларга алдан ук әзерләнәләр
Берәүләре ВУЗ ишеген шакый, Берәүләре солдат булып илне саклый, Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә, Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә. Берәүләре белем бирә балаларга, Берәүләре нигез сала калаларга, Берәүләре газет-журнал чыгаралар Бу тормышта үз юлларын табалар. Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел фасоль белән кыздырылган сыер ите
Сезгә яшел фасоль белән кыздырылган сыер ите рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - соя соусы - 6 аш калагы; - лайм согы - 3 аш калагы; - кызыл борыч (лачаулар формасында) - 1 чәй калагы; - сарымсак - 4 өлешчек; - җир чикләвеге мае - 4 аш калагы; - сыер...
-
Сарман балыкчылары кыш көне дә балык тоталар
8 февраль - Кышкы балык тоту көне. Балык тотарга яратмаган кеше сирәктер. Бу шөгыльне аеруча ир-атлар ярата. Шунысы кызык, күбесен тоткан балык саны түгел, ә процесс үзе кызыксындыра - балык тоту нерв системасын тынычландыру өчен менә дигән шөгыль. Чын балык тотарга яратучыларны бернәрсә дә туктатмый - алар кыш көне дә...
-
Саклаубаш мәктәбендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы эшли башлады
Февраль ае Саклаубаш урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык буларак билгеләнеп үтә. Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 28 ел тулу уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре уза. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әфганстан кайтавазы безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә" дип аталган класс сәгате уздырылды. Әңгәмә вакытында Әфганстан җирендә хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләнде. Чара "Без тынычлык...
-
Бүген Сарманда райондашыбыз катнашында спектакль булачак
Бүген, 8 февральдә, район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры якташыбыз Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" комедиясен күрсәтә. Төп рольдә шулай ук якташыбыз - Эдуард Латыйпов. Башлану вакыты - 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! Эдуард Латыйповның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фотолар
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре "Иң яхшы лэпбук" конкурсына әзерләнәләр
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре "Иң яхшы лэпбук" конкурсына әзерләнәләр. Һәр лэпбукны эшчәнлектә кулланыр өчен бай эчтәлекле итеп, зәвык белән ясарга тырышалар.