7 август 2017 яңалыклары
-
Районның хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Бүген районның хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Утырышта август ахырында районда узачак республика тикшерүенә әзерлек мәсьәләләре каралды. Комиссия рәисе урынбасары Фәндәс Вәлиев һәр тармак буенча тикшерү критерийлары белән таныштырды. Фәрит Мөнәвирович нәтиҗәле эш башкару, тикшерүгә ныклы әзерлек...
-
Ләкедән Бәһиҗә Муллабаева хәйрия акциясенә кушылды
Матбугат үзәге оештырган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Аңа кушылучы игелекле кешеләрнең тагын берсе - Ләке авылыннан Бәһиҗә Муллабаева. Бәхиҗә апа - пенсионер-укытучы.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Алтын" сөт
Сезгә «Алтын» сөт рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - куркума - 2 аш калагы; - сөт - 200 миллилитр; - су - 200 миллилитр; - бал - тәм буенча. Куркуманы суда эретәбез, 10-13 минут куе масса барлыкка килгәнче җылытабыз. Сөтне җылытабыз һәм 1 чәй калагы куркуманы шунда эретәбез. Куркумага аллергик...
-
Район халкы ай тотылуын күзәтәчәк
Әлеге күренеш ике сәгатькә якын дәвам итәчәк. (Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россия халкы бүген - 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә. Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка...
-
Карашай Саклауда "Гөлбакчагыз бигрәк матур" дигән бәйрәм үтте
Карашай Саклау мәдәният йортында "Гөлбакчагыз бигрәк матур" исемле чәчәк бәйрәме узды. Авылның уңган-булган, гөл сөюче апалары үзләренең чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде, командаларга бүленеп, җырга-моңга осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.