5 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Әлмәт авылында Фәһинур әби олы юбилеен билгеләп үтте
1 ноябрьдә Әлмәт авылында яшәүче Сәгыйтова Фәһинур әбигә 90 яшь тулды. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Салават Фәретдинов һәм Әлмәт авылы җирлеге башлыгы Данияр Газизов бардылар. "Безнең әби бик уңган һәм бик сабыр кеше. Аның акыллы киңәшләрен без гел истә тотып яшибез....
-
Сарайлы авылы явым-төшемнәрдән шактый зыян күрә
Җәй көне яңгырлар аркасында Сарайлы авылында ташу төшкән иде. Афәтләр көз көне дә дәвам итте. Хәзер авылда шул ук сәбәпле мәдәният йортының түбәсе ишелеп, эчкә дә су үткән. Мәдәният йортында урнашкан китапханә дә шулай ук зыян күргән.
-
Кече Нөркәй мәчетен салуда үз өлешебезне кертик
Үткән гасырның 30 нчы елларына тикле авылыбызны ямьләндереп мәһабәт мәчет бинасы басып торган, азан тавышлары яңгыраган. Бабайларыбыз, сөенеп-шатланып, мәчеткә җәмәгать белән намаз укырга йөргәннәр. Тик, заманалар үзгәреп, мәчетебезнең манарасын кисеп ташлаганнар, намаз укулар тыелган. Мәчет бинасын клубка әйләндергәннәр, ашлык амбары да булып хезмәт иткән ул. Ниһаять, авылларда мәчетләр торгызыла башлаган...
-
Сарманлылар нинди бәйрәм хөрмәтенә ял иткәннәрен беләләрме?
Халыклар Бердәмлеге көне, дип бәйрәм итәрбез шатланып. Күңелләрдәге сорауларга уңай чишелеш кенә табып - китәрбез дәррәү канатланып. Мансур Шаһимәрданов. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Тугызынчы ел шушы көн уңаеннан ял итсәк тә, арабызда аның турында белмәүчеләр дә шактый. Менә нәрсә уйлый бу бәйрәм турында Сарман халкы. Айгөл, Сарман: -...
-
Сарман районында чын ирләр бармы?
Календарь битләрендә нинди генә даталар юк: Туризм, Интернет, Тәрҗемәче көннәре һәм башкалар... Ә 5 нче ноябрь - Ирләр көне. Чын ирләр нинди була соң? Бу сорау белән без газета укучыларга мөрәҗәгать иттек. Марат: - Чын ир-егет йорт салырга, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш. Билгеле, гаиләсен тәэмин итәргә, балалары турында кайгыртырга....