Реклама
Җәмгыять
Сарманлылар нинди бәйрәм хөрмәтенә ял иткәннәрен беләләрме?
Халыклар Бердәмлеге көне, дип бәйрәм итәрбез шатланып. Күңелләрдәге сорауларга уңай чишелеш кенә табып - китәрбез дәррәү канатланып. Мансур Шаһимәрданов. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Тугызынчы ел шушы көн уңаеннан ял итсәк тә, арабызда аның турында белмәүчеләр дә шактый. Менә нәрсә уйлый бу бәйрәм турында Сарман халкы. Айгөл, Сарман: -...
Халыклар Бердәмлеге көне,
дип бәйрәм итәрбез шатланып.
Күңелләрдәге сорауларга
уңай чишелеш кенә табып -
китәрбез дәррәү канатланып.
Мансур Шаһимәрданов.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Тугызынчы ел шушы көн уңаеннан ял итсәк тә, арабызда аның турында белмәүчеләр дә шактый. Менә нәрсә уйлый бу бәйрәм турында Сарман халкы.
Айгөл, Сарман:
- Нинди бәйрәм икәнен белмим, кызыксынганым да булмады. Иң мөһиме, ял бирәләр, мин моңа бер дә каршы түгел.
Лилия, Җәлил:
Халыкларны берләштерүдә бу көннең файдасы бардыр, дип уйламыйм. Хөкүмәтебезнең милли сәясәте исә бик "креатив": урыс + татар + мари + яһүди һ.б. = үзенең туган телен, динен югалткан Макслардан, Дэннардан торган, попса, шансонга мөкиббән китүче "россияле милләт".
Айрат, Сарман:
- Мин бу датага, дөресен генә әйткәндә, битарафрак карыйм. Бәйрәм буларак кабул итмим.
Алсу, Сарман:
- Кечкенәдән башка милләт кешеләренең төс-кыяфәте, яшәү рәвешләре, телләре, моңнары белән бик кызыксына идем. Милли җанлы кеше үз милләтенең генә түгел, башка милләтләрнең дә чәчәк атуын тели, ул: "Минем өчен үз ана телем ничек газиз булса, алар өчен дә үз телләре шулай ук кадерле, аһәңле бит", - дип уйлый белә. Бу бәйрәм, минемчә, шуны искәртеп тора.
Әлфия, Өчиле Саклау:
- Әлбәттә, бу көн минем өчен бәйрәм. Олы бәйрәм. Безнең бу олы илебездә төрле милләтләр яши, дус тату яшәү күпкә яхшырак. Бердәм булсак кына, без тыныч яши алабыз.
Ләйлә, Җәлил:
- Минем танышларым арасында бу бәйрәмнең килеп чыгышын, аның нинди көн икәнлеген белүчеләр юк. Ә мин кызыксынырга кирәк, дип таптым. 1612 нче елның 4 нче ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткәннәр, батырлык һәм бердәмлек үрнәген күрсәткәннәр. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында башка фикерләр дә бар. Әмма минем өчен ноябрь башы элеккеге Октябрь бәйрәме буларак кадерле. Бөтен халык урамга чыга, матур итеп демонстрацияләр үткәрелә, һәркайда бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы өстенлек итә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев