САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында чын ирләр бармы?

Ка­лен­дарь бит­лә­рен­дә нин­ди ге­нә да­та­лар юк: Ту­ризм, Ин­тер­нет, Тәр­җе­мә­че көн­нә­ре һәм баш­ка­лар... Ә 5 нче но­ябрь - Ир­ләр кө­не. Чын ир­ләр нин­ди бу­ла соң? Бу со­рау бе­лән без га­зе­та уку­чы­лар­га мө­рә­җә­гать ит­тек. Ма­рат: - Чын ир-егет йорт са­лыр­га, малай үс­те­рер­гә, агач утыр­тыр­га ти­еш. Бил­ге­ле, га­и­лә­сен тәэ­мин итәр­гә, ба­ла­ла­ры ту­рын­да кай­гыр­тыр­га....

Ка­лен­дарь бит­лә­рен­дә нин­ди ге­нә да­та­лар юк: Ту­ризм, Ин­тер­нет, Тәр­җе­мә­че көн­нә­ре һәм баш­ка­лар... Ә 5 нче но­ябрь - Ир­ләр кө­не. Чын ир­ләр нин­ди бу­ла соң? Бу со­рау бе­лән без га­зе­та уку­чы­лар­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

Ма­рат:

- Чын ир-егет йорт са­лыр­га, малай үс­те­рер­гә, агач утыр­тыр­га ти­еш. Бил­ге­ле, га­и­лә­сен тәэ­мин итәр­гә, ба­ла­ла­ры ту­рын­да кай­гыр­тыр­га.

Ре­ги­на:

- Ми­нем әти ке­бек бу­лыр­га. Га­и­лә­се ту­рын­да кай­гыр­тыр­га, ба­ла­ла­ры өчен җан атып то­рыр­га ти­еш. Әти ке­бек эч­ми тор­ган, ми­не хөр­мәт итәр­дәй ке­ше­гә ге­нә кия­ү­гә чы­га­чак­мын.

Ил­дар:

- Үзем­не, на­чар ир, дип са­на­мыйм. Эч­мим, тарт­мыйм, га­и­ләм­не ту­лы­сын­ча тәэ­мин итәм, тор­мы­шым җи­теш. Олы кы­зым­ны укы­тып, кия­ү­гә бир­дем. Кеч­ке­нә кы­зы­быз бы­ел уни­вер­си­тет тә­мам­ла­я­чак. Га­и­ләм­не бик яра­там. Вак­чыл тү­гел­мен. "Од­но­люб". Те­лә­сә кай­да, бо­зык ха­тын­нар янын­да йө­рү­не күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм. Ан­нан соң кай­тып, якын­на­рым кү­зе­нә кү­ре­нер­гә дә ки­рәк бит.

Ли­лия:

- Кыз­га­ныч, дөнь­я­сы да хә­зер ба­шын ха­тын-кыз җил­кә­се­нә сал­ган. Уз­ган ел те­ле­ви­зор­дан по­пу­ляр бер тап­шы­ру ка­ра­дым. Рес­пуб­ли­ка­ның кү­ре­нек­ле бер шә­хе­се, күп ир-ат­лар тор­мыш алып ба­рыр­га сә­ләт­сез, дип бел­дер­де. Дөнья йө­ген тар­тыр­дай ир­ләр күб­рәк бул­сын иде. Бар кө­че­без­гә ты­ры­ша-ты­ры­ша, нә­фис­лек, тый­нак­лык, тәр­би­я­ле­лек ке­бек иң күр­кәм сый­фат­лар­ны җуя ба­ра­быз бу­гай.

Гү­зәл:

- Әти­ем ке­бек эчә, әни­ем­нең тең­кә­се­нә тия тор­ган ке­ше­не, чын ир, дип са­на­мыйм. Югый­сә, Коръ­ән­дә дә: "Ба­ла­ла­ры өчен ата-ана җа­вап­лы", - ди­ел­гән. Чын ир-егет апам­ның тор­мыш ип­тә­ше ке­бек бу­лыр­га ти­еш: бе­лем­ле, тәр­би­я­ле, кыю, тә­вәк­кәл, җа­вап­лы­лык­тан ку­рык­мас­ка, на­мус­лы, га­и­лә­се ал­дын­да йө­зе ак бу­лыр­га ти­еш.

Си­ри­на:

- Егет ке­ше­гә җит­меш төр­ле һө­нәр дә аз, ди­ләр. Чын ир-егет­нең ку­лы эш бе­лер­гә ти­еш.

Рөс­тәм:

- Мин әле өй­лән­мә­гән. Уку­ым­ны бы­ел гы­на бе­те­реп, эш­ли баш­ла­дым. Мөс­тә­кыйль яши ала баш­ла­гач кы­на, га­и­лә ко­ру ту­рын­да уй­ла­я­чак­мын. Чын ир-егет тыш­кы кы­я­фә­те бе­лән дә, эч­ке сый­фат­ла­ры бе­лән дә ир-ат­лар­га ох­шар­га ти­еш. Ха­тын-кыз­ны хөр­мәт итәр­гә, ба­ла­ла­рын яра­тыр­га, алар ту­рын­да кай­гыр­тыр­га, алар­ны як­лый алыр­га да.

Рим­ма:

- Ыша­ныч­лы, аң­лый, сү­зен­дә то­ра бе­лер­гә ти­еш. Алар өчен иң ки­рәк­ле сый­фат, әл­бәт­тә, - җа­вап­лы­лык хи­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев